Туендыручыларыгызның сәламәтлеге – сезнең кулда
Сыерларның лейкоз белән авыру куркынычы барлыгы турында Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Ирек Садриев хәбәр итә.
(Тәтеш, 25 декабрь, Тәтеш таңнары, Мария Храмова). Сыерларның лейкоз белән авыру куркынычы барлыгы турында Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Ирек Садриев хәбәр итә.
“Мөгезле эре терлекләрдәге лейкоз – төрле органнардагы кан тамырлары һәм лимфоид күзәнәкләренең яман шеш белән характерлана торган нинди булса билгеләрсез үтә торган шеш табигатьле хроник авыру, – дип шәрехли Ирек Әдип улы. – Вирусны тапшыру факторлары булып кан, сөт һәм лейкоз вирусы белән зарарланган мөгезле эре терлекләрдәге лимфоид күзәнәкле башка материаллар тора.
Инфекцияле сыерның авыруы еллар буе нинди дә булса билгеләрсез үтәргә мөмкин, ләкин бу вакытта сәламәт терлек көтүе зарарлана. Вирус кан тамырлары күзәнәкләренең төзелешен үзгәртә һәм кан тамырлары системасы эшчәнлеген боза: лимфоцитлар артык күп булып эшкәртелә башлый, бу тукымаларның киңәюенә һәм шешләр барлыкка килүгә китерә. Мөгезле эре терлек лейкозының башлангыч этабына түбәндәге билгеләр хас: эчәклек эшчәнлеге бозыла, метеоризм, терлек аксый башлый, сөт бирүчәнлек кими, сөт сусылга әйләнә, андагы аксым микъдары азая. Алга таба аппетит һәм көрлек дәрәҗәсе кими, лимфоузеллар зурая, үсә торган шешләр нервларны кысрыклый, бу исә көзән җыеруга, параличларга китерә, сөт продуктлылыгы шактый кими, сыер тиз талчыга, җилеме шешә, күзләре акаеп чыга. Район халкын шәхси куллану өчен шәхси эшмәкәрләрдән сөт сатып алуны бары тик ветеринария документы булган очракта гына сатып алырга мөмкин дип кисәтәсе килә, анда барлык тикшерүләр һәм ветеринария-профилактика чаралары күрсәтелгән була”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев