Түләүле юристларга барырга ашыкмагыз
Ел саен, 15 мартта, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә.
Кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова белән әңгәмә кордык.
– Билгеле булганча, безнең район 2025 елда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында беренче урынны алды. Мондый уңышка ирешергә нәрсә ярдәм итте?
– Чынлап та, без ирешелгән нәтиҗә белән горурланабыз. Моңа комплекслы якын килү һәм башкарма комитетыбызның актив эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Узган ел дәвамында без кулланучылар хокукларын яклау буенча 428 укыту чарасы һәм консультация үткәрдек. Бу чаралар халкыбызның, бигрәк тә сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә, хокукый белемнәрен арттыруга юнәлтелде.
– Кулланучыларда нинди төп проблемалар килеп чыга һәм аларны хәл итүдә ничек ярдәм итәсез?
– Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сәүдә өлкәсенә, товарларны дистанцион ысул белән сатуга, кимчелекле товарлар сатып алуга һәм тиешле сыйфатта булмаган хезмәтләр күрсәтүгә кагыла. Еш кына гражданнар кәрәзле телефоннар кебек сыйфатсыз техник катлаулы товарлар сатып алу һәм товар яисә аны җитештерүче турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар алмау белән кисешәләр. Бу проблемаларны чишү өчен без кайнар линия телефоны хезмәтен оештырдык, анда белгечләр халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә. Безнең экспертлар гражданнарга ши-каятьләр төзергә булышалар һәм судка дәгъва гаризалары бирү тәртибе буенча тәкъдимнәр җиткерәләр.
– Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү өчен нинди чаралар күрелә?
– Без гражданнарның хокукый белемнәрен арттыруга юнәлтелгән берничә чара уздырабыз. Алар арасында – пенсионерлар һәм инвалидлар өчен лекцияләр, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дәресләр бар. Ел саен укучыларыбыз кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Моннан тыш, җирле “Авангард” газетасы редакциясе кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту конкурсында актив катнаша. Чаралар барышында без файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр язылган мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр таратабыз.
– Кулланучыларның суд дәгъваларын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән очраклар бармы?
– Гадәттә, сорауларның күпчелеге шикаять тәртибендә хәл ителә. Безнең башкарма комитет белгечләре дәгъвалар төзергә ярдәм итәләр, бу судлашуны булдырмаска мөмкинлек бирә. Әгәр вәзгыять суд катнашын таләп итә икән, без киңәшләр бирәбез, тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
– Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә проблемалар белән кисешкән районыбыз кешеләренә сез нинди киңәшләр бирер идегез?
– Барыннан да бигрәк, түләүле юристларга мөрәҗәгать итәргә ашыкмагыз. Башта түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче дәүләт органнары хезмәтеннән файдаланып карагыз. Барлык кирәкле хезмәтләр турындагы мәгълүматны безнең сайттан яисә кайнар линия телефонына шалтыратып белергә була. Исегездә тотыгыз: үз хокукларыгызны белү – теләсә нинди проблеманы уңышлы хәл итүгә беренче адым.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев