Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туры эфир – район халкы белән әңгәмә

Интернет челтәрендәге безнең газета төркемендә туры эфирлар үткәрү үзенә бер төрле гадәткә әйләнде

(Тәтеш, 18 июнь, «Тәтеш таңнары»). Шул вакыт аралыгында хезмәтләр һәм ­ведомстволар вәкилләренә теләге булган һәркем сораулар бирә һәм аларга җаваплар ала алды.

Нигә кисәтүләрсез су бирүне туктаталар

Тәтештә яшәүчеләр җәй айларында су җитмәү белән еш интегә. Туры эфир кысаларында “Тәтеш-Су-ка­нализация” предприятиесе идарәчесе Руслан Полозов шәһәрлеләрнең сорау­ларына җавап бирде һәм су бирүдәге өзеклекләрнең сәбәбен аңлатты. 

Полозов. Р.Н

–  Эссе вакытта су куллану ике тапкырга арта. Әгәр кышын без тәүлеккә 1300 – 1500 куб бирсәк, җәй айларында инде – 3000 – 3200 куб. Җир астыннан суны суыртып алу 100 метр тирәнлектән гамәлгә ашырыла. Булган скважиналарның барысы да эшләрлек хәлдә, әмма эссе һава торышында су җитәрлек түгел. Минем үтенеч, суны соң гына кич белән яки иртән иртүк сипсеннәр иде, безнең челтәрләргә иң зур көчәнеш булган вакытта түгел. Без суны җыя һәм аны тулы күләмдә бирә алсын өчен, иртәнге сәгать 6дан 23 сәгатькә кадәр, – дип мөрәҗәгать итте тәтешлеләргә Руслан ­Николаевич.  

Шәһәрдә яшәүчеләрне күп фатирлы йортлардагы өстәге катларда да җәен кичке вакытларда су булмавы борчыды. 

– Мондый ­проблема Көньяк урамындагы 8 нче йортта бар. Су би­рер­гә торбалар диамет­ры андый йортларда ба­ры тик кешеләр өчен генә хисап тотып ясалган, ләкин, мәгълүм булган­ча, аларның йорт яны кишәр­лекләре дә бар. Эштән кайтуга кешеләр, өлкән  яшьтәгеләр белән бер үк вакытта бакчаларына су сибә башлыйлар, бу йортның үзендәгеләрнең су басымына йогынты ясый, – дип ачыклык кертте Руслан ­Полозов.     

Район халкы кайчакларда суны бернинди кисәтүләрсез туктатуларына да зарларын белдерә. “Тәтеш-Су-канализация” предприятиесе идарәчесе билгеләп үткәнчә, бу тө­зексезлекләр килеп чыгу белән бәйле, һәм кешеләрне кисәтеп куяр өчен, аны алдан ук фаразлап кую мөмкин түгел.

– Шәһәргә ике су алу җайланмасы хезмәт күрсә­тә: Тәтешнең Көнь­як (Бизяевка) су алу җайланмасы 17 скважинага. Икенчесе – Тәтешнең Төньяк, Тәтешкә 200 ел урамында урнашкан. Ул ике скважина белән хезмәт күрсәтә, резерв булып тора һәм зур киеренкелек булган вакытта кабызыла. Без ремонт запчастьләре белән җиһазландырылдык, җәйге айларга әзер. Сезнең аңлавыгыз белән җәй кимчелекләрсез узар. Ләкин шулай да, зур киеренкелек булганда 23 сәгатьтән алып икенче көнне иртәнге 5 сәгать 30 минутка кадәр резерв туктату ихтималы булырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Руслан Николаевич. – Шулай ук су бирүгә законсыз рәвештә су белән тәэмин итү челтәренә тоташтыру да йогынты ясый. Әгәр мондый тоташтырулар агымдагы елның 1 октябренә кадәр законлаштырылса, хуҗага карата бернинди чаралар да күрелмәячәк.

Туры эфирдан соң ук инде Руслан Полозовка Олег Демидовтан сорау килеп иреште: 

– Шәһәрне су белән тәэмин итү проблемасын җайга салу өчен нәрсә эшләнелде?
Хәзерге вакытта Тә­теш муниципаль районы җир асты сулары запасын бәяләү буенча геолог тикшерү эшләре буенча һәм яңа су алу җайланмасы төзү буенча проект-смета документларын эшләүгә 2024 һәм алдагы елларга республика программасына кертелде. 
Чүп-чар, люклар һәм этләр турында

Шәһәр һәм авылларны төзекләндерү мәсьәләләре турында район башкарма комитетының административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков (рәсемдә – уңда) һәм шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Андрей Маршев (рәсемдә – сулда) катнашында туры эфир кысаларында фикер алышу булды.

Район кешеләреннән алдан ук килгән сорауларга алар туры эфирда җавап бирделәр.

– Еш кына йорт этләре җыеп алына, хуҗасызлар түгел. Әлеге проблема турында очраклы гына белдем. Өлкән яшьтәге авыл кешеләренең күпчелеге Интернеттан файдаланмый, шуңа күрә алар этләргә ау оештырылуын һәм аулаган очракта аларны кайдан эзләргә кирәклеген белмиләр. Шуңа күрә үтенәбез: мондый чаралар планлаштырылуы турында газета битләрендә, шулай ук газетаның электрон төрендә кисәтегезче, – дип яза Кристина Соколова.   

– Этләргә ау оештырылырга өч көн алда социаль челтәрләрдә, газета һәм район сайтларында хәбәр бастырыла. Авыл җирлекләрендәге этләр авыл җирлеге башлыгы катнашында контракт нигезендә тотыла. 2023 елга ул эшкуар Мадьянкин белән килешенде. Этләр җыеп алына һәм 20 көнгә карантинга ябыла, анда аларны стерильләштерәләр, аннары гадәти мохиткә чыгарып җибәрәләр, – дип җавап бирде Максим Гудков. 

– Ленин урамындагы каты коммуналь калдык­ларны туплау өчен контейнер мәйданчыгы (элекке ит комбинаты) халыкның санитар-­эпидемиологик иминлеге өлкәсендәге һәм Тәтеш муниципаль рай­онының “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә, Тәтеш муниципаль рай­онының “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәм­леге Советы карары белән расланган 20.12.2017 елдан N 20-4 нче санлы закон таләпләренә кайчан туры китереләчәк? – дип кызыксынды Галина ­Буркина.

– Без әлеге мәйданчык­ны халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендәге закон таләп­ләренә һәм “Тәтеш шәһәре” муниципаль бе­рәм­­леге территориясен тө­зекләндерү кагыйдә­ләренә туры килү-килмәвен тикшерәчәкбез. Әгәр хокук бозулар ачыкланса, территория тәртипкә китереләчәк яки агымдагы елгы планнарга кертеләчәк, – диде Андрей Маршев.

Тәтештә яшәүче Илфат Йосыповны халык нинди канун нигезендә йорт яны территориясен тәртип­тә тотарга тиеш булуы ­кызыксындырды.

– Тәтеш шәһәрен төзек­ләндерү кагыйдәләре һәм 2017 елның 20 декаб­рендәге “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы карарына кушымта нигезендә. Җәен үз участогыңның әйләнә-тирәсендәге биш метр мәйданда үләннәр чабыла. Юридик затлар 15 метр чабырга тиеш. Әгәр өлкән яшьтәге, территорияне үзләре чисталыкта тота алмаган кешеләр, яки ташландык корылмалар бар икән, без шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәбез, һәм үлән чабу белән “Тәтеш” МПП” МУП ярдәм итә, – дип ассызыклады Максим Гудков.

– Кешеләр чүп-чарны чүп контейнерлары янына өеп куялар, бу чүпне кем ташып түгәргә тиеш? Бу проблеманы бетерү буенча нинди дә булса чаралар күрелдеме? – дигән сорауны бирде Илфат Йосыпов.

– Көндәлек тәртиптә чаралар күрелә, чүп-чар алып түгелә. Контейнер мәйданчыгы янына чүп-чар һәм агач ботаклары өеп куярга ярамый, бу контейнерлардагы чүп-чарга да кагыла, аны төбәк операторы түгә. Кешеләрнең контейнерлар янына законсыз рәвештә ташлаган чүпләре район җитәкчелеге карары буенча “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәрләре тарафыннан түгелә, – дип җавап бирде район башкарма комитетының админис­тратив-техник инспекция ­начальнигы. 

Светлана Миронова йорт эчендәге газ челтәр­ләренә, җилләтү каналларына һәм төтен юллыкларына хезмәт күрсәтү өчен фатирда газ булмаса, һәм ул анда 25 елдан бирле яшәмәсә, әлбәттә инде, шушы вакыт эчендә бернинди хезмәт күрсәтүләр үткәрелмәсә, нигә ул моның өчен акча түләргә тиеш, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Газ җайланмалары, җилләтү каналлары һәм төтен юллыклары гомуми йортның инженерлык җиһазларына карый, аларга хезмәт күрсәтү өчен түләүләр квадрат метр мәйданнан чыгып хисап­лана. Хәзерге вакытта күп­челек хезмәтләр квадрат метрга бәйләнгән. Кеше тулы күләмдә түләргә тиеш, чөнки бу милекче өстендә тора, – дигән мәгълүматны җиткерде Андрей Маршев.

Туры эфирга килүчеләр канализация люкларының торышына аерым игътибар бирделәр. Максим Гудков билгеләп үткәнчә, аларның реестры “Тәтеш-Су-канализация” идарәчесе Руслан Полозов тарафыннан төзелгән, шуларның бер өлеше люк капкачларын алыштыру графигына кертелгән, аларны сатып алуга акча бүлеп бирелгән.

– Кайдадыр люк капкачлары алыштырылачак, кайда юк – чокырлар ябылачак. Дөрес, чикләүләр бар. Шәхси йортларга караган канализация һәм җир өсте чокырларын милекчеләр үзләре ябырга тиешләр. Билгеле бер таләпләр нигезендә люклар җир өстендә 5 сантиметрдан да өскә чыгып тормаска, ә люк капкачын беркем дә ача алмасын өчен, ул күтәрә алмаслык булырга тиеш. Шәһәрдәге челтәрләргә килгәндә, алар су-канализациягә туры китереләчәк, – дип белдерде Максим Гудков.

 – Әгәр йортта беркем дә яшәмәсә, чүп-чар өчен түләргә кирәкме? – дип кызыксынды шәһәрле Роза Чахирева туры эфир тәмамлангач. 

– РФ Торак кодексы ниге­зендә, торак бина хуҗасы, ул анда яшәвенә яисә яшә­мәвенә карамастан, каты-көнкүреш калдыклары чыгару хезмәтләре өчен түләргә тиеш, хәтта ул әле­ге хезмәт өчен үзенең яшәү адресы буенча түләсә дә. Икенче очрак, әгәр кеше анда теркәлгән булса, ләкин милекче булып тормаса, хисаплаулар башкарылса. Мондый очракта ул факттагы яшәү урыныннан белешмә, шулай ук Татэнергосбытка түләүне раслаучы документларны тапшырырга тиеш. Шушы документлар нигезендә аңа яңадан  исәп-хисап ясалачак, – дип аңлатты Андрей Маршев.

P.S. Әгәр шәһәрдәге һәм райондагы хезмәтләр, ведомстволар вәкилләренә сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз яки Ватсапка 89600412228 номеры буенча языгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев