Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Туй фатасы алтмышта да килешә

Узган ел Тәтеш районында 208 сабыйның дөньяга килүе теркәлгән.

Райбашкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова хәбәр иткәнчә, малайлар күбрәк туган - 106. Авырлыгы буенча иң бәләкәе 1750 грамм тәшкил иткән, баһадиры - 4800 грамм. Иң яшь анага - 16, ә иң җитлеккәненә - 45, иң яшь атага - 19, җитлеккәненә - 48.
ЗАГС хезмәткәрләре киң таралган балалар исемнәрен дә әйттеләр: Илнур, Самат, Данил, Ранил, Радель, Ильмар, Әмирхан, Солтан, Тимур, Сәйдәш, Раян, Рәдис, Миндияр, Инсаф, Ислам, Камилә, Мәликә, Аделина, Раминә, Айзилә, Ясминә, Айгизә, Асыл, Ралинә, Зәмирә, Раяна, Ильвина, Ләйлә, Нәзилә, Нәргизә.
2015 елда районда 119 яңа гаилә барлыкка килгән. Иң яшь кияүгә - 19, иң яшь кәләшкә - 15, иң олы кияүгә - 59, иң олы кәләшкә 60 яшь.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев