Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучы гәҗит турында: Елена НУРИЕВА

Тәтешкә без егерме ел элек Ташкенттан күчеп кайттык.

(Тәтеш,  27 декабрь, Тәтеш таңнары). Елена НУРИЕВА: – Тәтешкә без егерме ел элек Ташкенттан күчеп кайттык. Яшәп киткәч, район гәҗитен яздырдык һәм аның ярдәмендә шәһәр, район һәм кешеләр белән таныштык. Шуннан бирле гәҗиттән аерылмыйбыз. Ул йортыбызга якын дус сыман килеп керде. “Тәтеш таңнары”ның беренче санын алган һәм анда улыбыз Тимурның фоторәсемен күргән көн бик дулкынландыргыч вакыйга булып истә калган. Бу чакта ул армиядә хезмәт итә һәм хәрби часть җитәкчелегеннән рәхмәт алган иде. Бүген инде оныкларыбыз Эмиль белән Диананың исемнәре язылган хәбәрләр юк микән дип, игътибар белән карыйбыз. Фотосурәтләрен күргәч бик сөенәбез, аларның район чараларында катнашуы хакында укыйбыз, горурланабыз. Барлык санны да кадерләп саклыйбыз. Бу гаиләбезнең дә тарихы. Район гәҗитенә моның өчен зур рәхмәт!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев