Укучылар алдынгылыгында: безнең “беренче карлыгачлар”
1 апрельдән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды. Районыбызның кайбер кешеләре инде яраткан басмага язылырга өлгерде.
Укучыларыбызның һәркайсының район газетасы белән танышу һәм дуслашу тарихы үзенчәлекле, ләкин шулай да “Тәтеш таңнары”на яки “Авангард”ка язылу –күпләр өчен гаиләләрендә буыннан-буынга күчеп килүче күркәм гадәт.

Гөлсинә Габбазова, Алабирде:
– Мин “Нур” агрофирмасында бозаулар караучы булып эшлим. Ирем Расих та шул ук авыл хуҗалыгында хезмәт куя, кыскасы, без өйдә дә, эштә дә бергә. Безнең гаиләдә бер күркәм гадәт бар: газета килгән көнне аны һәркайсыбыз көтеп ала. “Тәтеш таңнары” – ул безнең өчен бары тик мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә якын дустыбыз кебек.
Газетаны кулга алу белән, иң элек туган ягыбыз яңалыклары белән танышабыз. Анда күршеләребез, танышларыбыз, эш алдынгылары турында укып шатланабыз. Без, өлкәннәрне, күбрәк район тормышы, авыл хуҗалыгы яңалыклары кызыксындырса, улыбыз Риназ мәдәният һәм спорт яңалыкларын яратып карый. Газетаның һәр санында ниндидер җылылык бар. Ул безне берләштерә, кичен чәй эчкәндә укыганнар турында фикер алышабыз, файдалы киңәшләрне кулланып карыйбыз. Кыскасы, “Тәтеш таңнары” гаиләбез өчен якын һәм кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев