Ул унбиш дронны бәреп төшергән
Олы Тарханнан Фәрит Чумарин оныгы белән бер полкта хезмәт итә.
Ялда вакытында без Фәрит Әхмәт улы һәм аның хатыны Сәкинә Яхья кызы белән очраштык.
Безнең әңгәмә шуңардан башланды, ир-ат белдерүенчә, аңарда ватанпәрвәрлек үрнәгенең ачык мисалы бар.
– Минем әти Әхмәт Кәбирович Чумарин – Бөек Ватан сугышында катнашкан, Икенче Украина фронтында сугышкан. Җиңүдән соң Япония белән сугышка киткән. Олы Тарханга 1948 елда кайткан. Мин һәм безнең барлык туганнар Ватан сакчыбыз белән һәрчак горурландык, гәрчә ул үзе тыйнак кеше иде һәм ул вакытлар турында сөйләргә яратмады, – ди ветеранның улы.
Фәрит Әхмәт улы үзе Совет Армиясе сафларында 1988 – 1990 елларда һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән. Балтыйк буенда, Чехословакиядә булган. Өлкән сержант күчмә зенит ракета комплексы отделениесе командиры булган, взвод командиры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр җиткән.
Армиядән соң колхозда эшли башлаган. Хәзерге вакытка кадәр ул күп төрле һөнәрләр үзләштергән, җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә механизатор булып эшләгән, һәм җир эшеннән махсус хәрби операция зонасына киткән.
Узган елның сентябрендә ир-ат махсус хәрби операциядә катнашу өчен Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
– Махсус хәрби операция башланганда минем инде анда барырга уем бар иде, шулай да мондый карар тиз генә кабул ителмәде. Ике елдан соң, оныгым махсус хәрби операциядә булганда, мин өйдә кала алмадым. Аны өлешчә мобилизация кысаларында чакырдылар. Авылда беренче повестканы ул алды. Аның моны игътибардан читтә калдырырга уенда да булмады. Ул китте, һәм минем тынгылыгым калмады, мин аны ике яшьтән үстердем, – ди ямансу тавыш белән ир-ат.
– Без инде өч ел оныгыбыз өйгә кайтсын иде дигән уй белән яшибез, – дип сүзебезне дәвам итә хатыны. – Аны мобилизация буенча алачаклар, ул хәрби-һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итте, медучилищены тәмамлады, дип кызым миңа башта ук әйтте. Беренче вакытта, чама белән сигез айга кадәр ике айга бер генә тапкыр шалтырату булды. Фәрит өчен оныгыннан да якынрак кеше юк. Ул аның янына шулкадәр ашкынды. “Аңа булышырга барам, җиңү белән кайтам”, – дип кат-кат әйтте. Хәрби комиссариатка баруы турында миннән башка берәүгә дә белгертмәде, ә оныгына шалтыраткач: “Бабай, нигә минем белән киңәшмәдең, син хәзер кая эләгәсең? Мин белешермен, бәлки, минем полкка туры килерсең”, – диде. Һәм чынлап та, шулай булып чыкты. Хәзер алар бергә Татарстанның 1234нче мотоукчылар полкында хезмәт итәләр.
– Башта, әлбәттә, оныгым мине ачуланды, ләкин Луганск Халык Республикасы чигендә мине каршы алгач, аның белән нык итеп кочаклаштык, һәм миндә шундый хис барлыкка килде, әйтерсең лә тормышымда бөтен нәрсә үз урынына кайтты. Хәзер аның белән мөмкинлек булганда гына күрешсәк тә, аның барыбер якында, янәшәдә генә икәнен беләм. Һәм кешеләр дә аның турында искә төшереп торалар. Штурмлаучылар төркеменең өлкәне бездә булганда мине күрде дә исәнләште һәм болай ди: “Бабай, оныгыңа шундый яхшы тәрбия биргәнең өчен рәхмәт, аны бәяләп бетергесез”. Йөрәгемә шулкадәр рәхәт булып китте, әйтерсең лә минем үземне мактадылар, әйе, туганнарым турында мондый фикерләр ишетү күңелле, – ди елмаеп Россия армиясе сугышчысы.
Фәрит Әхмәт улы полкка баргач полигонда өйрәнүләр узган, пулеметчы белгечлеге алган һәм менә бер ел инде ул хәрби йөкләмәләр үти.
– Безнең бурыч – штурмлаучылардан соң территорияне ныгыту. Алар бер блиндаж алалар, без алар артыннан барабыз, ныклап урнашабыз, ноктаны, оборонаны тотып торабыз. Хәзер, мин әйткәнчә, “балалар сугышы” бара. Һавада – оча торган уенчыклар – дроннар. Алар бик куркыныч. Көндез синең блиндажыңны күреп алсалар, төнлә “Баба-яга” очып килә дә танк миналарын яудыра. Нинди ату коралы бар, барысы белән дә эш йөртә беләм. Минем исәптә пулемет бәреп төшергән 15 дрон бар. Беренче тапкыр дрон-камикадзене күргәч, бик куркыныч булды. Мин аны агачлардан бераз биегрәк чакта күрдем, шулай да тиз арада аны бәреп төшердем, ул очу юлын кискен үзгәртте, шартламыйча егылып төште, – дип сөйли өлкән сержант.
Кешеләрнең ни өчен контракт төзергә барулары турында фикер йөрткәндә, ир белән хатын төрле сәбәпләр аркасында дип уйлыйлар. Алар очрагында исә мондый сайлау – финанс белән бәйле түгел, дип белдерәләр.
– Безнең кредитлар, ссудалар, ипотекалар юк, – ди Сәкинә Яхья кызы. – Бу иремнең шәхси теләге.
– Мин контракт төзегәндә кайберәүләрдән болай дип ишеттем: “Синең яшеңдә нигә кирәк ул сиңа?” “Әгәр һәркем шулай уйласа, сезне, балаларыгызны, оныкларыгызны кем саклар? Диверсияләр инде безнең территориядә бара башлады, сезне кем яклар?” Бу заразага безнең Ватаныбызга үтеп керергә ярамый. Әйе, андый бик үк акыллы булмаган кешеләр бар, тик күбесенчә туганнар һәм танышлар, аларның авылдашлары һәм башка саклаучылар курыкмыйча дошманга каршы сугышка китүчеләре белән горурланалар дип җавап бирәм мин һәрвакытта да, – диде ышанычлы итеп ир-ат.
Туган җире һәм гаиләсе белән элемтә аңа хәрби хезмәтендә ярдәм итәр, дип өметләнә ул.
– Хатыным безнең өчен догалар укый, һәм авыр минутларда догалар безне саклавына ышанам, – ди ул.
– Безгә дә биредә җиңелләрдән түгел. Онык та, ирем дә бездән еракта, шулай да рухи тоемлау аларның һичшиксез җиңү белән кайтачагын сизә. Безнең сигез оныгыбыз бар, һәм Фәритнең кире кайтмаска хакы юк. Яхшы буласына ышанабыз, Аллаһы Тәгалә әйтерсең лә безгә барысы да яхшы булачагын белдереп торган кебек, – ди гаилә учагын саклаучы хатын-кыз.
Кунакчыл гаилә пары белән саубуллашканда без: “Яңа очрашуларга кадәр”, – дигән сүзләрне әйтеп машинага утырабыз – һәм: “Тагын килегез, җиңү безнең якта булачак”, – дигән җавапны ишетәбез.
фотоны Фәрит Чумарин тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев