Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Университет үз эшен төгәлләде

Тәтештә, “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә, өлкән буын Университеты ябылуга багышланган чара узды.

(Тәтеш, 13 май, “Тәтеш таңнары”).

– Бездә өлкән буын Университеты гадәттә язын төгәлләнә. Әлеге проект өлкән буынның яшәеш сыйфатын яхшыртуны арттыруга юнәлтелгән һәм өлкән буын вәкилләре өчен белем программалары эшләүне, гамәлгә ашыруны күз уңында тота. Быел бездә алты программа иде, алты факультет эшләде, – дип хәбәр итте ТРда Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге рәисе Нина Новикова. – Моннан тыш, без үзебезнең инициативаны да күрсәтәбез. Быел итәгатьле, патриот кешегә һәм үз Ватанының гражданинына хас булган нәрсәләр белән шө­гыльләнәбез. Узган елның июненнән пенсионерлар берлеге Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтә башлады – әйберләр бәйләдек. Махсус хәрби операция игълан ителгәннән алып мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм өчен акча җыябыз, шушы араларда без бишенче тапкыр гуманитар йөкне озатып җибәрәчәкбез. Ветераннар хоры җитәкчесе Маргарита Адайкинаны билгеләп үтәсе килә, ул яшеренү челтәрләре үрү, тегү әйберләре җитештерү буенча эшләрне оештыра.

Реклама

Районның яшьләр эш­ләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Ксения Әхтәмовага, бүлек белгече Оксана Нестеровага өлкән буын Университеты программасын гамәлгә ашыру кысаларында актив хезмәттәшлекләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары чарада катнашучыларга музыкаль бүләк булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев