Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урман белән елга арасында бер йорт бар

Район үзәгеннән илле чакрым ерак­лыкта, бердәнбер кеше яшәүче Татар Чурапаны поселогы бар.

Район үзәгеннән илле чакрым ерак­лыкта, бердәнбер кеше яшәүче Татар Чурапаны поселогы бар.  

Олы юлдан Тәтеш районы белән Буа чигенә таба барабыз. Навигатор күрсәткәнчә, уңда, Зөя елгасыннан бер чакрымда – Татар Чурапаны авылы. Такыр юл буйлап борылабыз һәм икеләнеп тукталабыз, алда юл икегә бүленә: машина һәм трактор тәгәрмәчләреннән тапталып ясалган юлның берсе урманга алып бара, икенчесе – кыр ягына, әйләнеп уза торган юлгадыр, күрәсең. Машинадан чыгабыз да, тирән булмаган чокыр аркылы үтүче сукмакны карап, урман ягындагы җир юлны сайлыйбыз. Сикәлтәләр һәм казылмалар кайбер урыннарда су белән тулган. Алда авыл күренгәч, җиңел сулап куйдык: килеп җиттек.    

Авылны ташландык дип әйтеп булмый. Ачык зәңгәрсу төстә буялган зәңгәр капкалы кырый йорт янында техникалар күп. Бинаның тышкы бер почмагына “Урман урамы, 1 нче йорт” дигән язу беркетелгән. 

Авылда бу бердәнбер торак йорт, анда авылның бердәнбер кешесе яши. Шәүкәт Гыйззәтов безнең машина тавышын ишеткәч, каршыга чыга. Эскәмиягә утырып, кайчандыр зур авыл булган җирдә ялгыз гомер кичерүче белән  танышабыз һәм тормыш-көнкүреше турында әңгәмә корабыз.   

– Безнең гаилә ишле, 9 бала иде. Әти Бөек Ватан сугышында катнашкан, урман хуҗалыгында эшләде. Мондагы агачларны, чыршыларны, әйтергә кирәк, барысын да әти утырткан, Башчыда, Кыятта, Баиковкада да, югыйсә урман элек тә булган, әлбәттә. Ике кордон бар иде, 5 урманчы эшләде. Үзе  каравылчы иде. Өйдә квадрат батарейкалар белән бер чыбык­лы, көч­ле механик кың­гыраулы телефон куелган иде. Ул тынып тормады. Әти һәрчак телефон аппараты ручкасын әйләндерә, шалтыратып хезмәт­тәшләре бе­лән сөйләшә иде, – дип искә төшерә Шәү­кәт Сафа улы. – Армиядән соң мин Чуаш Чурапанындагы “Родина” колхозында эшләдем, Буа училищесында инструктор булып хезмәт куйдым, аннары Казахстанга киттем, анда абый яши иде. 1986 елда әти вафат булды, без гаиләбез: хатын, ике бала белән кайтырга уйладык. Газлаштыру башлангач, безгә дә зәңгәр ягулык үткәрергә тәкъдим иттеләр, ләкин мин баш тарттым. Без монда озак тормабыз, күченербез дип уйладык. Аннары инде төпләнгән урынны калдырып китәсе килмәде. 

Ут, электр җылыткычы бар, ди әңгәмәдәшем. 

– Берничә ел элек хатыным вафат булды. Улым Радик Буада, электр челтәр­ләрендә эшли, ПТО начальнигы. Кызым Римма – укытучы, Усадта яши. Биш оныгым бар. Даими шалтыратып торалар, сәламәтлегем турында сорашалар. Ялларда улым кайта, азык-төлекләр, дарулар кайтара, йорт хуҗалыгында бергәләп эшлибез. Хәзер телефон әйләндерергә кирәкми. Вай-фай, телевизор, компьютер да бар. Телефоннан видеоэлемтә буенча барысы белән дә аралашам, ялгызлык турында уйларга да вакыт калмый. Шулай ук техника да бар, кая да булса барам, өйдә утырмыйм. Мин эшне беркайчан да гарьлек дип санамадым, төрле урыннарда хезмәт куйдым, учетчик та, лаборант та, ындыр табагы мөдире дә, ферма мөдире ярдәмчесе дә булдым. Урман хуҗалыгында 2000 елдан бирле эшлим, хәзерге көнгә кадәр каравылда торам, – дип сөйли Шәүкәт Гыйззәтов. – Бервакыт бүреләр килде. Абзарда сарыклар асрадым, көтүгә чыгардым. Карыйм, аларны нәрсәдер кыр буйлап куып йөри. Зур этләр дип уйладым, машинага утырдым да алар артыннан куа башладым, ә алар курыкмый. Ата бүре зур иде. Киттеләр, башка килмәделәр. Ә менә кабан дуңгызлары – еш кунак. Эт сизә, өрә. Карт Мухтар инде юк, 6 яшьлек Актырнак һәрчак сакта. Эшсез утырмыйм. Йә бер, йә икенче шөгыль чыгып тора. Элек минем умарталарым күп, 30 ояга кадәр иде, хәзер – 14. Бал үземә, балаларга, оныкларга, дусларга да җитәрлек. Менә мәче балалады, каяндыр кияү дә тапкан. Миңа шулкадәрле мәче баласы нәрсәгә дип уйлаган идем, бик тиз арада булачак хуҗалары да килеп чыкты. Барысын да сорап куйдылар. Мәчем яшь, токымлы. Дөрес, бары тик коры ризык кына ашый, холкы бар.

Язма героебыз кулы белән еракка, ташландык йортлар ягына күрсәтеп, болай дип сөйли:

– Трудовик буш тора. Ә элек монда җанлылык хөкем сөрде. Өлкән кешеләр сөйләве буенча, борынгы заманнарда төрле милләт кешеләре Чурапанда бергә яшәгәннәр, хезмәт куйганнар, бер-берләренә ярдәм иткәннәр, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, ә җир бире­дә уңдырышлы. Аннары татарлар бүленгәннәр, урмандагы агачларны кискәннәр, агач төпләрен казып алганнар һәм биредә төпләнгәннәр, үзләренең авылын Татар Чурапаны дип атаганнар. Чуаш Чурапанында борынгы татар зираты да бар. Ике авыл арасында башлангыч мәктәп, клуб, кибет, ат абзары, ферма бар иде. Колхоз “Кызыл шарик” дип йөртелде. 25 йорт бар иде. Ке­шеләр коммуна булып яшәде, барысы бергә ашханәдә тукландылар, шулай уңайлырак булгандыр, мөгаен, гаиләләрдә аерым ашарга әзерләргә кирәкми иде. Монда кешеләр яшәделәр, эшләделәр, кавыштылар, йортлар төзеделәр, балалар үстер­деләр. Гаиләләрдә балалар күп, 5 әр – 8 әр иде. Кайчандыр тормыш гөрләп торды. Тумышлары белән шушы авылдан булучылар хәзер туганнарының каберлегенә кайтып йөриләр. 1945 елда, әти фронттан кайткач, биредә яшәүчеләр исәбе йөздән артып китте, дип искә ала иде ул.        

Бушап калган авылда Шәүкәт Гыйз­зәтов җирне чүп үләннәре басмасын өчен аларны чаба, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары һәйкәлен карап тора, анда аның әтисенең дә исеме язылган.   

Вакыт бара, яңа танышыбыз яныннан сөйләшеп бетермәдек әле дигән үкенечле хис белән китәбез. Димәк, әле тагын очрашырга сәбәп булачак. 

– Һичшиксез килегез! – дип кул болгый безгә Шәүкәт Сафа улы.

Илдар Шәмсетдинов, Бакырчы авыл җирлеге башлыгы: 

– Шәүкәт Сафа улы белән без һәрчак элемтәдә торабыз. Шалтыратышабыз, еш күрешәбез. Җирлектә нинди дә булса чаралар үткәрелсә, ул үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Инициативалы, кодрәтле. Алар хатыны белән балаларын да шундый итеп тәрбияләделәр. Радик белән Римма Бакырчы мәктәбендә укыдылар, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнаштылар, район һәм республика күләмендәге олимпиадаларда призлы урыннар яуладылар. Шәүкәт Сафа улы – эшкә оста кеше. Үзенең туган җирен чисталыкта һәм тәртиптә тота, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар, авылдашлары истәлеген мәңгеләштергән обелискны да шулай ук пөхтә итеп карап тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев