Үсентеләр нык һәм сәламәт булып үсә
Тәтешлеләрнең күпчелеге чәчү өчен орлыклар әзерләп куйды инде, ә кайберәүләрнең беренче шытымнары да күренә башлады.
Шәһәрле Римма рассада үстерү белән күптәннән шөгыльләнә. Даими укучыбыз әйтүенчә, аның үсентеләре һәрвакыт сәламәт һәм нык була.
– Үсентеләр өчен туфракны үзем ясыйм: кибеттән алынган җиргә черемә һәм көл кушам. Орлыкларны бик иртә чәчмим, чөнки яктылык җитәрлек булмаска мөмкин. Ә болай тәрәзәләрем зур, урын да җитәрлек һәм якты. Орлыкларны, ачык җиргә яки теплицага күчереп утыртуга карап, берничә этапта чәчәм. Үсентеләргә җанлы зат кебек, яратып һәм кайгыртучанлык белән карарга кирәк дип саныйм. Беренче яфраклары күренү белән үк мин “яшел дусларым” белән сөйләшәм, ничек үсүләрен күзәтәм, су сибәм, бар нәрсәнең дә җитәрлек булуын тикшереп торам. Чәчәкләрне дә онытмыйм, петуния орлыклары чәчәм.
Гадәттә, мин республикабызның бер газетасында басыла торган ай календарен кулланам. Быел да шуңа таянам. Теләүчеләргә дә аннан файдаланырга киңәш итәм, бәлки, сезгә дә файдасы тияр, – дип хәбәр итте тәтешле телефон аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев