Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсентеләр уйнатылды

“Авангард” газетасы редакциясендә Тәтештәге бакчачы Никита Железновтан үсентеләр уйнату булды.

(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”). 

Мөһим шарты “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын 2023 елның II ярты еллыгына 25 апрельгә кадәр яздырып, квитанция күчермәсен редакциягә җибәрү иде. 

Призлар уйнатуны үткәрүче комиссия составына бары тик редакция хезмәткәрләре генә түгел, шулай ук газета укучыларыбыз да керде. Быел алар: Роза Чахирева, Суфия Мөхәммәтҗанова, Гөлдания Фәттахова. Билгеләп үтәргә кирәк, Никита Железнов, игълан иткән 10 үсентедән тыш, өстәп тагын икене бүләк итәргә булды.  

Бәйсез экспертлар барабандагы шарларны яхшылап әйләндереп, абунәчеләрнең фамилияләре язып төрелгән кәгазьне алдылар һәм укып бардылар. Үсентеләргә ия булучылар: Олы Бисәрдән Марина Канашова (роза); Тәтештән Валентина Кормакова (роза); Тәтештән Анжелика Карягина (клематис); Зур Әтрәчтән Гүзәлия Гафиятуллина (виноград); Федоровкадан Елена Власова (гортензия); Тәтештән Кристина Угарова (виноград); Олы Шәмәктән Сергей Лашманов (алмагач); Льяштән Ольга Кондратьева (тут үсентесе); Тәтештән Анна Горшкова (актинидия); Тәтештән Александр Петрунин (актинидия); Тәтештән Тамара Козлова (карлыган), Тәтештән Ольга Молчаева (кара бөрлегән). 

Бүләкләүнең кайчан һәм кайда булуы турындагы мәгълүмат җиңүчеләргә өстәмә хәбәр ителәчәк.
Сезнең “Тәтеш таңнары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев