Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үсеп килүче буынны тәрбияли

Тәтеш районы педагогы Светлана Маханова “Хокук территориясе” республика конкурсында лауреат булды.

Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы ТР Эчке эшләр министрлыгында узды. Анда Олы Шәмәк урта мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Светлана Маханова катнашты.  Ул “Үсеп килүче буынны, яшьләр һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә лауреат ­дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде.

– Конкурска үз эшемне узган елның апрелендә тәкъдим иткән идем. Башта башкаларның ничек катнашуын күзәтеп бардым, лауреатлар һәм җиңүчеләрнең эшләрен карадым. Шуннан чыгып үземнең тәкъдим итүне эшләдем. Минемчә, барлык мәктәпләрдә дә укучыларны тәрбияләү эше лаеклы дәрәҗәдә алып барыла. Бары тик аны нәтиҗәле итеп, матур, кызыклы һәм аңлаешлы рәвештә тәкъдим итәргә генә кирәк. Мин тәкъдим итүне фотолар белән эшләдем, видеоматериалларга һәм безнең биткә сылтамаларны QR-кодлар аша куйдым, үткәрелгән чаралар турында документлар тәкъдим иттем. Быел инде конкурс хакында оныткан һәм шундый нәтиҗәгә өметләнмәгән дә идем. Миңа лауреат булуым турында рәсми рәвештә Россия ЭЭМның Тәтеш районы буенча УУ һәм ПДН бүлеге өлкән инспекторы Вячеслав Андреевич Баландин хәбәр итте.

Бүләкләүгә бару бик кызыклы булды. Мин республикабызның күп танылган шәхесләрен күрдем. Хезмәтемнең шундый югары бәяләнүе алдагы актив хезмәткә зур этәргеч бирә. Аңа эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек кенә түгел, гаилә белән эшләү, балаларны төрле дәрәҗәдәге иҗтимагый чара­ларга җәлеп итү дә керә. Быел да конкурс ­турында нигезләмә чыккач ук, кабат катнашырга ниятлим, – дип ­уртаклашты Светлана ­Маханова.

фотоны Светлана ­Маханова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев