Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңышка баскычлар

Олы Тарханда минераль су чыгару һәм агызу заводының икенче җитештерү линиясен җибәрделәр.

Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты - "Идел суы-К" ҖЧҖ директоры Тимур Бердников аны җитештерү барышы белән таныштырды. Район башлыгы шешәләр өреп ясаудан алып продуктның соңгы төргәкләнүенә кадәрге барлык этаплар белән кызыксынды.
"Тарханская"ның танылуына һәм сорап алынуына без бик сөенәбез. Район өчен бу барыннан да элек яңа эшче урыннар булу", - дип билгеләп үтте Рәмис Сафиуллов һәм производство инвесторларны җәлеп итәр дигән ышанычын белдерде.
Район башлыгы шулай ук коллективны үткән елның декабрь башында Мәскәүдә узган "Алкогольсез эчемлекләр" 21нче халыкара симпозиум "алтыны" белән котлады. Профессионал дегустаторлар "Тарханская" суының барлык өч төренә дә алтын медаль бирделәр. "Бу югары танылу - безнең минераль су чыгару һәм агызу заводы эре һәм иң популяр заводлар белән бер рәткә басты", - дип ассызыклады Рәмис Хатыйп улы, коллективны шундый матур җиңүе белән тәбрикләп.
"Бүгенгесе көннән завод­ның көч-куәте артты: биредә һәрбер линиядә бер үк вакытта сәгатенә 2 мең шешә (бер көндә 28 мең) җитештерергә мөмкин булачак", - дип басым ясады Тимур Бердников.
Предприятие белән беренчеләр рәтендә хез­мәттәшлек башлаучылар исәбендә булган эшкуар Геннадий Потапов үзенең сәүдә үзәгендә минераль суның уңышлы сатылуы турында сөйләде.
"Производствоның яңа линиясе җибәрелү белән, анда 1,5 литрлы полиэтилен шешәләрдә продукция чыгарылачак, җирле минераль су ассортименты киңәячәк. Потен­циаль сатып алучыларның товар сайлап алу мөмкинлеге тагын да зуррак булачак", - дип үз фикерен белдерде ул.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан өчен тарихи вакыйга - узган елның май аенда Олы Тарханда минераль су чыгару һәм агызу заводы ачылды. Чыгу урынының үзенчәлеге шуңардан гыйбарәт, Ундора, Кисловодск, Ачалукск һәм Чабаксар төрендәге суы булган берничә чишмә янь-янәшә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев