Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйланырлык!

Спиртлы эчемлекләрне еш кабул итү кеше организмына ­начар тәэсир итә.

(Тәтеш, 25 февраль, «Тәтеш таннары»). “Этанол теләсә нинди күзәнәкләр тышчасы аркылы үтеп керә. Ул су белән берләшкәндә генә бүленергә мөмкин. Шуңа күрә аны кабул иткәннән соң иртән эчәсе килә. Алкоголь күзәнәкләрдән сыеклык төрендә яшәү көчен суырып диярлек ала, ул алмашу барышы өчен кирәк, – дип аңлата алкогольнең организмга йогынты ясау механизмын Тәтеш үзәк район  хастаханәсе табиб-наркологы Наталья ­Ляченкова. – Этанол организмга шулкадәрле зыян китерә ки, моңа каршы көрәшү мөмкин түгел. Аның белән зарарланган вакытта эчәкләр һәм ашказаны кебек, бавырның да яртысын кисеп алырга туры килә, онкология чирләренең  югары куркынычлылыгы турында инде әйтеп тә торасы юк. Спиртлы эчемлекләрне еш куллану даими бәйлелеккә китерә, аның белән кеше мөстәкыйль рәвештә генә  көрәшә алмый. Этанол алмашу барышына бик җиңел һәм тиз җайлаша, моңардан соң организм аңа ихтыяҗлык кичерә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, Россиядә һәр бишенче ир-егет алкоголь белән бәйле теге яки кайбер чирләрдән үлә, юл-транспорт фаҗигасенең яртысы исерек шоферлар гаебе белән килеп чыга, ир белән хатынның берсе алкоголизм белән мавыгуы аркасында гаиләләрнең яртысы таркала, үтерешләрнең яртысы исерек хәлдә башкарыла, суицид очракларының 25 проценты шулай ук әлеге коточкыч чиргә туры килә. Алкогольнең зыяны турында мәктәптә чакта ук сөйлиләр, әмма яшүсмерләр ныклап торып яман гадәткә бирелүләрен дәвам итәләр. Яшьләргә алкоголь куллануда тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүдә җәмгыять кенә түгел, һичшиксез  гаилә дә үз өлешен кертергә тиеш. Балалар еш кына әти-әниләренең үз-үзләрен тотышын кабатлаулары турында онытмагыз, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә белгеч, – аларга начар үрнәк күрсәтмәгез, чөнки безнең һәркайсыбыз балабызның киләчәге өметле һәм бәхетле булуын тели”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев