Ватандашларга көч бирделәр
Россия флаглары, V һәм Z символлары белән җитмештән артык машина Тәтеш урамнары буйлап узды.
(Тәтеш, 22 март, “Тәтеш таңнары”). Күмәк автоузышта хәрби-диңгез флоты, һава-десанты һәм чик буе гаскәрләре ветераннары, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре, студентлар һәм Тәтеш районындагы битараф булмаган кешеләр катнашты. Аның максаты – Украинаны денацификацияләү буенча үткәрелә торган махсус операциягә халыкның көч бирүен күрсәтү .
– Без, хәрби-диңгез флоты ветераннары, автоузышта катнашырга бик теләп кушылдык. Бу безне берләштерде һәм Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга үзенә бер төрле көч бирү булды, – диде Хафиз Измайлов.
Тәтештәге дәүләт гражданнарны яклау көллияте студенты Алинә Насретдинова үзенең төркемдәше белән, пассажир буларак катнашты, әмма шуңа да карамастан, онытылмас тирән тәэсирләр, хисләр кичергән.
– Ватаныбызга һәм солдатларга көч өстәр өчен безнең гражданнарның берләшә алуын аңлаганнан соң, әйтеп бетергесез тойгылар биләп ала. Алар моны һичшиксез тоярлар, безнең үзләре белән бергә булуын алар беләчәгенә ышанам, чөнки мондый акцияләр бөтен Россия буенча уза, – дип сөйләде кыз.
– Автоузыш хакында ишеткәч үк, анда катнашырга булдым. Чараның киң күләмле булуы бик тәэсирләндерде. Без, яшьләр өчен, мондый акцияләр кирәк, алар бездә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли, – дип билгеләп үтте көллият студенты Максим Ишимов.
Автоузышны безнең районның яшьләр берләшмәләре һәм Тәтештәге автомәктәп оештырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев