Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вера да үз җиңүен көтә

Безнең "Язгы кәеф" бәйгесенең җиңүчесе Екатерина Саймуллина - район газетасының даими укучысы һәм анда үткәрелә торган барлык акцияләрдә актив катнашучы.

Призерыбыз районның гүзәл табигатьле Югары Тархан авылында яши. Олы Тархан урта мәктәбендә җиденче сыйныфта укый. Аңа бары тик ундүрт яшь кенә булуга карамастан, Екатерина хакында бик тә эшлекле кеше дияргә була. Аның педагогы әйткәнчә - бишлегә генә укый, акыллы, җәмәгать эшләрендә, һәртөрле бәйгеләрдә катнаша. Катя редакциягә приз алырга да "Табигатьне яхшы белүчеләр" бәйгесенең район этабы тәмамланганнан соң гына килде.
"Яраткан дәресләрем?" - дип кабатлап сорый ул һәм, озак уйлап тормыйча, җитди итеп җавап бирә: "Миңа барсы да ошый. Рәсем ясарга, бәйләргә, фотога төшерергә яратам". Газетада бәйге башлануы хакындагы игъланны укыгач та, гаилә белән бу яңалык турында сөйләштек һәм кулыма яраткан камерамны алдым. Әтисе аны үзе генә белгән сукмаклар буйлап, умырзая чәчәкләре үсеп утырган тылсымлы аланга алып бара. "Чын! Шундый нәфисләр, матурлар! Ботаник исемнәрен дә аларның юкка гына атамаганнар - галантус!" - ди сокланып яшь әңгәмәдәшем.
Күңеленә коткы салам: "Чәчәк гөлләмәсе җыйдыңмы?" "Юк! Ничек өзәргә мөмкин!? Алар бит "Кызыл китап"ка кертелгәннәр. Аланда да бик аз гына иделәр".
Ә гәзитне Саймуллиннар барлык гаиләләре белән укыйлар һәм бик игътибарлы итеп. Хәтта биш яшьлек Вера да аны еш кына кулына ала, аңа аеруча фоторәсемнәр ошый икән. Чөнки башкача була да алмый: олы апасы Мария "Мисс-җәй 2015" фотобәйгесендә беренче урынна алды, Катя да җиңде, хәзер инде аның чираты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев