Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветеран котлаулар кабул итте

Түбән Тархан авылыннан тыл хезмәтчәне Сәетгәрәй Лотфулла улы Галиәкбәровны 95 яшьлек юбилее белән котлаганнар.

Юбилярны истәлекле дата белән Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Светлана Зафарова, белгеч Резидә Әбделманова һәм Түбән Тархан авыл җирлеге китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова өенә барып тәбрикләгәннәр.

Хөрмәтле ветеранга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре белдергәннәр, истәлекле бүләк тапшырганнар, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырылган.

Ветеран котлауларны рәхмәт белән кабул итеп алган һәм барысына да иминлек теләгән.

Фотоларны Гүзәл Шәмсетдинова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев