Яңа елны каршылау һәрвакытта күтәренке кәеф белән үрелеп бара
Яңа елны каршылау һәрвакытта күтәренке кәеф белән үрелеп бара. Әмма бәйрәм фаҗигагә дә әверелергә мөмкин.
(Тәтеш, 31 декабрь, Тәтеш таңнары, Денис САФИУЛЛИН, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы). Янгынга каршы дәүләт хезмәте “яңа ел сәбәпләре” аркасында чыккан янгыннар санының артуын билгеләп үтә. Аларның күпчелеге янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәмәү белән бәйле.
Кулдан ясалган һәм сыйфатсыз, аеруча да электр челтәренә күзәтүчесез тоташтырып калдырылган электр гирляндалары янгын чыгу куркынычы тудыра. Сәүдә челтәрләрендә үзебезнең һәм чит ил фирмалары тарафыннан җитештерелгән яктырткычлар яки төтенләү тәэсире китереп чыгара торган шартлаткычлар шактый сатыла.
Мондый әйберләрнең янгын куркынычлылыгы шунда ки, аларны кулланганда ут, очкын чәчелүе мөмкин, ә кайберләре төрле юнәлештә зур ераклыкка кадәр хәрәкәт итә. Аларның очкын һәм ялкын кабызып җибәрү ихтималы шактый югары, ә кайбер шартлаткыч матдәләр янганда температура хәтта 2000 градустан арта.
Мондый продукцияне саксыз килеш саклау, сату, куллану янгыннар чыгуга, җәрәхәтләнүгә һәм хәтта, кешеләр, балалар, яшүсмерләр үлеменә китерә.
Шартлаткычлар төргәкләнгән, янгын куркынычсызлыгы турындагы күрсәтмәдә кулланылыш тасвирламасы рус телендә язылган булырга тиеш. Һәр тартмада куллану инструкциясе, шартлары турындагы мәгълүматлар; куркынычсыз рәвештә әзерләү, куллану һәм утильләштерү ысуллары; РФда сертификатлаштырылуы турындагы мәгълүматлар булу төп кагыйдә булып тора.
Яңа ел бәйрәмнәрен оештырганда һәм үткәргәндә янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләрен үтәү зарур: чыршы урнаштырылган һәм бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотылган бина проект нормаларына җавап бирә торган ике чыгу юлы белән тәэмин ителергә, тәрәзәләрдә рәшәткәләр булмаска, түшәмнәре тиз янучан биналарда алар 2нче каттан өстәрәк урнашмаска тиеш.
Чыршы куелган бина беренчел янгын сүндерү чаралары (ут сүндергечләр, ком, су) белән җиһазландырылган булу зарур, чыршыны ныклап беркетергә, иллюминацияне электр җиһазлары урнаштыру кагыйдәләрен үтәп җыярга кирәк. Җаваплы затлар кизү торуын оештыру мөһим. Исегездә тотыгыз: дугалы прожекторлар, шәм һәм шартлаткычлар куллану, чыршыны тиз янып китүчән материаллардан эшләнгән уенчыклар белән бизәү куркыныч! Тамашалар вакытында бинадагы утларны тулысынча сүндерергә ярамый!
Пиротехник әйберләрне махсус сәүдә учреждениеләрендә сату рөхсәт ителә. Торак биналарда, транспорт инфраструктурасы объектларында урнашкан сәүдә урыннарында, шулай ук уналты яше җитмәгән затларга шартлаткыч әйберләрне сату тыела. Яраклылык вакыты чыккан, төзексезлек эзләре булган, куллану һәм тиешле сертификаты буенча күрсәтмәсе булмаган шартлаткыч әйберләрне куллану катгый тыела.
Янгын чыкканда яки төтен исе таралган очракта, кичекмәстән “01” яки “112” телефоны буенча янгын сүндерү каравылына хәбәр итәргә; кешеләрне эвакуацияләргә һәм янгын сүндергечләр белән ут телләрен сүндерү буенча чаралар күрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев