Яз җитте, статистика буенча, нәкъ тә менә әлеге айларда янгыннар чыгуның шактый артуы күзәтелә.
Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, бина һәм корылмалар янында, шулай ук урманнарда һәм посадкаларда учаклар кабызу, җылыту мичләре җайланмалары һәм электр үткәргечләр монтажлау кагыйдәләрен бозу, торак йортларда һәм мунчаларда җылыту мичләренең төзексезлеге янгын чыгуга төп сәбәпче булып тора. Агымдагы ел башыннан районда бер миллион сумнан күбрәк матди зыян килү белән 7 янгын теркәлде. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгының кайбер таләпләрен үтәү киңәш ителә: учак кабызуны, чүп-чар, коры үләннәрне биналардан һәм корылмалардан ким дигәндә 50 метр читтәрәк башкарырга, учак кабызган урынны янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итәргә, җилле һава торышында учак кабызмаска һәм аны күзәтүчесез калдырмаска, утны тиешсез җирдә кабызмаска кирәк. Көчәнеш астында булган электр приборларын һәм җайланмаларын, кабызылган газ приборларын күзәтүчесез калдыру тыела, яна торган әйберләр һәм материаллар янәшәсендә көнкүреш электр приборлары урнаштырмагыз. Чормаларда, подвалларда, келәтләрдә, сарайларда тәмәке тартмагыз һәм шырпы, шәм, керосин лампаларын кулланмагыз. Бакчадагы йортларны һәм дачаларны янгын сүндерүнең беренчел чаралары - янгын сүндерү җайланмасы белән тәэмин итегез. Мич булганда, аларда яна торган конструкцияләрдән ким дигәндә 380 миллиметр янгынга каршы бүлгечләр (буш урын) булырга тиеш, төтен юллыкларын сыларга һәм акларга кирәк.
Райондагы оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына су белән тәэмин итү чыганакларының торышына, янгын сүндерүнең беренчел чараларына, биналарга һәм корылмаларга килүче юлларга, ягылучы мичләрнең һәм электр җиһазларның төзеклегенә, бина, корылма, торак йортлар тирәсендәге территорияләрдәге корыган үләннәргә аерым игътибар бүлеп бирү зарур.
Илсур КАМБЕЕВ, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы
Нет комментариев