Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты еллыкка нәтиҗә ясадылар

Тәтеш муниципаль район Советында “Бердәм Россия” фиркасенең чираттагы утырышында район территориясендә илкүләм проектларны тормышка ашыру хакында фикер алыштылар.

(Тәтеш, 21 июль, "Тәтеш таңнары",  Энҗе Алимова). Тәтеш муниципаль район Советында “Бердәм Россия” фиркасенең чираттагы утырышында район территориясендә илкүләм проектларны тормышка ашыру хакында фикер алыштылар.

Илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча районыбызда төзелгән эшче төркем төзелеш объектларын даими рәвештә йөреп чыга.

“Илкүләм проектлар безнең эштә яңа юнәлеш булды, алар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Тәтеш районында 4 илкүләм проект тормышка ашырыла, аның кысаларында 5 объект – район мәдәният йорты, юллар, үзәк район хастаханәсе, Олы Тархан һәм Алабирде мәктәпләренең уку бүлмәләрен ремонтлау планлаштырылган. Льяштән Тәтеш ягына бару юлының бер өлешен ремонтлау буенча эшләр инде башкарылды, башка объектлар буенча хезмәтләр дәвам итә. Барлык объектлар буенча безнең район Советының “Бердәм Россия” партиясе фиркасе депутатлары беркетелгән, алар объектлардагы эшнең барышын контрольдә тота”, – дип билгеләп үтте Тәтеш муниципаль район Советында фирка җитәкчесе Евгений Курков. 

Утырышта шулай ук Тәтеш районы Советында “Бердәм Россия” партиясе депутатларының гражданнар мөрәҗәгате белән башкарылган 2019 елдагы 6 айлык эшенә нәтиҗә ясадылар. “Без районда яшәүчеләрдән алынган тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына карата кабул ителгән карарлар буенча җирле иҗтимагый кабул итү җитәкчесе Валентина Казееваның даими отчетларын куллануны алып барабыз. Барлык дәрәҗәдәге депутатларның эшендә төп максат – ул халыкның проблемасын хәл итү”, – дип кыс­кача йомгак ясады Евгений Курков, район фиркасенең беренче ярты еллыктагы эшен уңай бәяләп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев