Реклама
Җәмгыять
Яшьлек әтиләр батырлыгына ант итә
Җомга көнне 34 укучы кадетлар сафына кабул ителде.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе залында тигез һәм нык басып килгән аяк тавышлары ишетелә. Кадет-мәктәп интернатының төп традицияләренең берсе - кадетларның ант итүе. Һәм менә кадетлар бердәм тигез сафта тынып калдылар - байрак йөртүчеләр генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернаты Байрагын алып керделәр. Җитди һәм төз, парад формасыннан, ак перчаткалы малайлар һәм кызлар басып торалар. Әниләре күз яшьләрен сөртеп алалар, әтиләре, туганнары кичерешләрен сиздермәскә тырышалар - дулкынланулар һәм горурлык хисләре...
Тантананың мәртәбәле кунаклары - район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин укучыларны котладылар. Ата-аналар исеменнән Татьяна Корчагина чыгыш ясады. Ул балаларның уңышлы укуларын теләде һәм илнең лаеклы гражданнары булу өчен көн саен үз өстеңдә тырышып эшләргә кирәклегенә басым ясады. "Игелеклелек, тугры дуслык, хәрби ант, Ватанга чиксез мәхәббәт рухында тәрбияләнгән кадетлар гомер-гомергә үрнәк булганнар". "Сез үтә дә мөһим һәм җаваплы юл сайладыгыз, сезгә намус, вөҗдан һәм батырлык законнары буенча яшәве җиңел булмаячак", - дигән сүзләр яңгырады чыгышларда.
Кунаклар арасында райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина һәм башкалар да бар иде. Вакыйга шатлыгын уртаклашырга Казан танк училищесы начальнигының элекке урынбасары, отставкадагы подполковник Ринат Җамалиев, Куйбышев исемендәге Затоннан мәктәп директоры һәм укытучылары белән берлектә бер төркем кадетлар килгәннәр.
"Бездә укучылар географиясе киңәя бара. Һәм менә бүген дә республикабызның гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 34 малай һәм кыз каршыбызда сафта басып тора.
Уңышлылык күрсәткече: кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган 182 чыгарылышның 76 проценты университетларга һәм югары хәрби училищеларга кергән.
Алар уку елы дәверендә үзләрендә тугрылык, батырлык, ватанпәрвәрлек, дуслык, ирләргә хас нык холык кебек иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә, сәламәт, тирән белемле булырга тиешләр, - диде мәктәп директоры Геннадий Митрофанов. - Бүген Ватаныбызга, беркайчан да булмаганча, зирәк, көчле, талантлы һәм вөҗданлы кешеләр кирәк, аларның девизы - "Бурыч! Намус! Туган ил!".
Барсы да гаскәриләр булмаслар, әмма кадет мәктәбендә уку дәвамында алар киләчәктә кирәкле күнекмәләрне һәм белемнәрне үзләштерәчәкләр".
Шуннан соң бәйрәм тантанасы барсын да район мәдәният йорты залында көтте. Мәктәп коллективы гадәттәгечә иҗат отчеты белән чыгыш ясады. Тамашачылар, нигездә укучыларның әти-әниләре, бәйрәм программасын алып баручы - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Афанасьеваның һәр сүзен дикъкать белән тыңлыйлар.
Тәтеш кадет хәрәкәте тарихы, ел саен республика һәм Россия күләмендә ирешелгән җиңүләр турындагы фильм - мәктәп тормышындагы әлеге кадрлар һәркемдә горурлык хисләре уятты. Сәхнәдән җырлар, шигырьләр яңгырады, сылу кызлар соклангыч итеп биеделәр, кыю егетләр хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр.
Вакыт сизелми дә үтеп китте. Менә финал аккорды, кадетлар көчле алкышлар астында бердәм, тигез атлап уздылар. Тик менә тамашачылар гына, дәвамын көткәндәй, урыннарыннан күтәрелергә ашыкмадылар.
"Бу барыбыз өчен дә бәйрәм, шуңа да, дип уйлыйм, аның тәмамлануына беркем дә ышанырга теләмәде", - дип сокланып фикерләре белән уртаклашты 3 егет анасы, Ульяннан килгән Наталья Гордеева. Шуларның берсе - унынчы сыйныфта укучы Глеб - Туган илен якларга, һөнәри әзерлекле кеше булырга ант итте. "Мәктәпне уңышлы тәмамларга һәм Рязань һава-десанты югары команда училищесына укырга керергә торышачакмын", - ди егет. Аңа барсы да ошаган: шәһәр дә, биредә аның сүзләренчә, яшәве уңайлы, уку йорты һәм мәктәп формасы да, педагогларның бердәм эшләве һәм, бигрәк тә, кадет мәктәп-интернаты ачкан киләчәк тә. Ә энесе Игнат абыйсыннан күзен дә алмый. Күңеленнән генә булса да ул инде кадет погоннарын үз иңендә итеп тойган, шулай да рәссамлыгы өстенлек итә: "Мин хәрби формадан абыйның һәм аның сабакташларының һичшиксез рәсемен ясаячакмын".
"Биредә, кадет корпусында, хәрби сәнгатькә, ватанпәрвәрлеккә өйрәтәләр, - дип сөйләшүне дәвам итә Наталья Сергеевна. - Ватанны саклаучыларның абруйлары күтәрелүенә сөенәм. Без Россияне яратабыз һәм һәркемгә тынычлык кына телибез".
Уртак бәйрәмгә әйләнгән чараларның икесе дә оештыру һәм осталык буенча иң югары дәрәҗәдә узды, диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев