Реклама
Җәмгыять
Яшьләргә клуб кирәк
Илдар Шәмсетдинов Бакырчы авыл җирлеге башлыгы вазифасына сентябрьдә кереште, шуңарчы Олы Тархан җирлегенә җитәкчелек иткән иде.
Бай эш тәҗрибәсе булган Илдар Мәхмүтгәрәй улы, кем әйтмешли, җиң сызганып, зур теләк белән авылны төзекләндерүгә алынды. Ул Үтәмештә туган, һәм җирне дә, бөтен тирә-як авылларны да җанга якын газиз төбәге дип саный. Шулай булгач, якташлары, кече ватаны хакында кайгыртмый булдыра алмый.
Беренче эш итеп активистлар территорияне төзекләндерүгә керешәләр, чөнки чисталык һәм тәртип булган җирдә генә яшәве рәхәт. Юл кырыйларындагы катыкураларны чабалар, урамда аунап яткан төзелеш материалларын алалар, чүп-чарны чыгаралар, яшь агачлар утырталар. Даими көндәлек эш шундый булырга тиеш, дип саный җирлек башлыгы.
Авылларның өчесендә дә яңа обелиск төзегәннәр. Тик менә Дан орденнарының тулы кавалеры Григорий Данилович Садовниковның туган авылы Чуаш Чурапанында ял үзәге, безнеңчә әйтсәк, клуб булмавы гына борчулы. Ә бит анда 30 яшькәчә - 30 һәм 18гә кадәрге шулкадәр кеше яши. Һәм яшьләргә буш вакытларын кечкенә генә авыл китапханәсендә уздырырга туры килә. Үтәмештә дә шундый ук проблема: авария хәлендәге авыл мәдәният йорты ябык, ә яшьләргә (30 яшькә кадәргеләр 72!) кая барырга? Матур койма, тимер капкалар һәм яктырткычлар белән бизәлгән Бакырчы мәдәният йортына инде, әле бит ул да капиталь ремонтка мохтаҗ. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге мәсьәләне чишүдә булышырга вәгъдә итте.
Актив эшчәнлегенең нәтиҗәләре дә күз алдында. Вак таш җәелгән юл һәм тирәсе тотып алынган Бакырчы чишмәсе, Чуаш Чурапанында һәм Чуаш Чагылдымында урамнарга 20 яктырткыч куелган, Чуаш Чурапанында зират өлешчә ремонтланган, урам юллары төзекләндерелгән һәм яңа күпер салынган, коеларны төзәтү дәвам итә һәм башкалар. Башкарасы эшләр дә бихисап, әмма район башлыгының мактавы сөенечле. Әле ул Бакырчы җирлеге районда иң төзекләрнең берсе булыр дигән ышаныч та белдерде. Үзара салымда барсы да актив катнашса, авылларда тагын күпме яңарыш булыр иде. Кайберәүләрнең саранлыгы аркасында җирлекләр 876 мең сумнан колак кактылар. Ул акчаларга никадәрле файдалы эшләр башкарып булыр иде.
Җирлек территориясендә 6 крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм 9 шәхси эшкуар эшчәнлек алып бара. Авыл халкы, шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын саклап калу өчен республика субсидиясен файдаланып, 167 сыер асрый, ә мөгезле эре терлекләр барлыгы 534, 48 ат, 202 кәҗә һәм сарык бар. "Бакырчы" ҖЧҖ төп товар җитештерүче һәм эш белән тәэмин итүче, шулай ук барлык мөһим чараларда хәйрия ярдәме күрсәтүче. Пай җирләрен арендалаган өчен хуҗалык ашлык белән түли.
Демографик хәл дә өметләндерә. Әгәр 2013 елда 6 сабый туган, 32 кеше үлгән булса, 2014 елда чагыштырмача 3 һәм 20; ә былтыр - 4 һәм 13. Гыйнвар да бер баланың дөньяга килүе белән сөендергән.
ФАП мөдирләре раслаганча, җирлектә дүртәү, авыл халкы аларга профилактик максатлардан ешрак йөри башлаганнар.
Җыелыш барышы көтелмәгән шау-шу белән өзелде. "Сыер савучылар кичке савымнан килделәр", - дип елмайды Илдар Мәхмүтгәрәй улы.
Керә торган ишектән авыл халкы белән шыплап тулган залны күргәч, күңелләрем яктырып китте: биредә битарафлар юк, димәк, җирлек администрациясе белән берлектә кабул ителгән бөтен планнар да тормышка ашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев