Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз тәтешлеләргә җылы гына алып килми

Тиздән кар эреп бетәчәк, һәм без йорт яны территорияләрен тәртипкә китерә башлыйбыз, өйалды һәм яшелчә бакчаларын җыештырабыз.

Ә май бәйрәмнәрендә, якшәмбе көннәрендә табигатьтә ял итәргә яратучылар гадәткә кертелгән шашлык әзерләячәкләр. Мондый очракларда учак кабызмый мөмкин түгел, ә моның тора торган урыннарда һәм урманнарда янгын чыгу сәбәпчесе дә булырга мөмкин.
Нәкъ тә менә яз айларында, җәй кебек үк, аеруча да янгын куркынычы зур, дип раслый Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлек начальнигы Ильсур Камбеев.
Бәла-казаларны булдырмас өчен, ул янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә киңәш итә: әгәр сез учак ягарга, чүп-чар, корыган үлән яндырырга алынгасыз икән, моны биналардан 50 метр якынлыгындагы аралыкта эшләмәскә һәм иң беренче итеп янгын сүндерү средствосы әзерләп куярга.
"Оешма һәм предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына, янгын сүндерүнең беренчел средстволарына, биналарның керү юлларына, төзелешләргә, җылыту мичләренең төзеклегенә һәм электр җиһазларына аерым игътибар бирсеннәр иде, - дип искә төшерә Ильсур Илгиз улы. - Йорт һәм корылмаларга якын территорияләрне коры үләннәрдән чистартыгыз".
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тормышның үзеннән чыгып кабул ителгән, шуңа күрә дә аларны тайпылусыз үтәү бик зур казалардан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев