Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыр күңелне яшәртә...

Олы Тормы үзешчәннәренең Алабирде мәдәният йорты сәхнәсендә ясаган чыгышлары авыл җирлекләрендә барган иҗат отчетларын төгәлләде.

Мәдәният йортында тантана хөкем сөрә. Милли киемнәр кигән хатын-кызлар хөрмәтле кунаклар килүен көтәләр. Бер читтә алабирделеләрнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә урнаш­тырылган, тәкъдим ителгән төрледән-төрле гүзәллекне карап, Тәтеш җиренең талантларга бай булуына кабаттан инандык. Экспонатлар арасында район авылларында йөргәндә, без бер генә тапкыр да күрмәгән әйберләр дә бар иде.
Хәсән Рәхмәтуллинның картиналары, "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм сабыйлары ясаган Алабирде макеты, китап­ханәче Чулпан Нигъмәтуллинаның папье-машедан курчагы күзләрне иркәләп, үзләренә җәлеп итеп торалар.
Зөлфия Гыйз­зәтуллина бәйләү энәләрен тиз-тиз йөртеп, эш белән мәшгуль. Аның хезмәтләренә күргәзмәдә аерым урын бүлеп бирелгән. Ул һәр нәрсәгә уңган, куллары-кулга йокмый: бәйли дә, рәсем дә ясый, тегә дә. "Минем өйдә дә музейдагы кебек, - дип шаярта Зөлфия ханым. - Яраткан эшем белән шөгыльләнгәндә, җаным ял итә".
Акрынлап зал да тулыланды. Матур гадәт буенча, район башлыгы урынбасары Евгений Курков җыелучыларга мөрәҗәгать итте. "Без бүген йомгаклау концертының шаһитлары, аның күңелләребезгә рух күтәренкелеге өс­тәвенә мин ышанам", - дип билгеләп үтте ул. Һәм ялгышмады. Олытормылыларның чыгышлары, чынлап та, тамашачыларны беренче мизгелдән үк әсир итте. Алисә һәм Инзилә Гатауллиналар, Илнара Мөхәммәтҗанова һәм Алинә Фәхретдинова татар биюен "сыздырдылар". Алар артыннан сәхнәгә чыккан конферансье Илнар Абдуллин белән Кәүсәрия Сафьянова канатлы сүзләре белән кичәгә ямь өстәделәр.
"Зәлидә" фольклор ан­самбле, Таһир Абдуллин, Алисә Әхмәтҗанова, апалы-сеңелле Сабирҗановалар, Рушания Му­сина, Айгөл Җамалетдинова, Әлфинур Хәйбуллина, ирле-хатынлы Фәхретдиновлар һәм Салиховлар, Рашат Сафьянов башкаруындагы җырларны тыңлаганда Олы Тормы җирлегендә аһәңле тавышка ия кешеләр генә яшәгәнлегенә ихластан ышанасың. Бернинди фонограмма юк һәм өстәвенә башкару сыйфаты да югары: моны ничек осталык дип атамыйсың инде. Музыкаль номерларның күбесен баянына кушылып моңландыр­ган Рәис Гыйззәтуллин үзе дә искиткеч җыр­лый, шигырьләр һәм көйләр дә иҗат итә икән.
Сәвия Җамалетдинова кече ватаны турындагы шигырьне сәнгатьле итеп укып, тамашачыларның күңел кылларын тибрәндерде. Концертны оештыручылар хореография номерлары турында да онытмаганнар. Илсөя Хисамова, Лилия Гафиятуллина, На­талья­ Кошкина жюри һәм тамашачы хозурына "Дуслык" бию­ен тәкъдим итте. "Кызлар" чуаш биюе дә үзенчәлек­ле килеп чыкты.
Илсөя Хисамова башкаруындагы җырга, тамашачыларның көчле алкышлары астында, сәхнә түренә Олы Тормы үзешчәннәренең барысы да чык­ты. Авыл җирлекләренең иҗат отчетлары тәмамланганга, күңелне бераз моңсулык биләп алды. Шулай да артистларның бүген үк инде район мәдәният йортына чыгу, гала-концерт кысаларында яраткан тамашачылары белән чираттагы тапкыр талантларын бүлешә алу мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев