Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл буйлары да тәртиптә булачак

Районда юлларның торышы шактый яхшыра.

Апас филиалы "Татавтодор" АҖ белгечләре кыска вакыт эчендә Тәтеш - Буа юлында 5400 метр һәм Олы Тархан - Ундоры трассасында 1800 метр озынлыгындагы юл өслеген ремонтлауны төгәлләделәр.
Апас филиалы "Татавтодор" АҖның "Тәтеш" юл-ремонт хезмәте идарәсе начальнигы Иршат Әхтәмов билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә Олы Тархандагы юл өслегенә ясалма тигезсезлекләр урнаштырылачак.
"Сөендек торак пункты автоюлында чокырларны ямау ремонты һәм юл кырыйларындагы үләннәрне чабу дәвам итә", - дип өстәде ул.
Район администрациясеннән хәбәр иткәнчә, быел 30 километрга кадәр яңа юл төзергә ниятләнә (2015 елда - 17,8).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев