Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл кагыйдәләрен бозган өчен йөк машиналарына штраф билгеләүне җайга салачаклар

Закон проекты кабул ителгән очракта административ штраф күләме транспорт чарасының милек формасына бәйле булмаячак.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен йөк машиналарын җаваплылыкка тартуны үзгәртү закон проектын хуплады. Бу хакта РФ хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге законны кабул итү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен авыр һәм зур габаритлы транспорт чараларына салынган штраф күләменең теркәү һәм контроль объектына бәйлелеген юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Закон проектын РФ Конституцион суды карарын үтәү максатыннан Россиянең Транспорт министрлыгы әзерләгән. Конституцион суд административ хокук бозулар турындагы кодексның кайбер нигезләмәләрен Төп законга каршы килә дигән иде.

Монда күзәтү камерасы теркәгән очракта юридик затлар өчен максималь штрафка тигез булган штраф билгеләү һәм йөк машинасы хуҗасы шәхси эшмәкәр булмаса, шәхси ихтыяҗлар өчен йөк ташуны исбатлау мөмкинлеге булмау турында сүз бара.

Әлеге ике норманы бетерү тәкъдим ителә. Штраф күләмен хәзерге вакытта юридик затлар өчен билгеләнгән минималь штрафларга тигез күләмдә билгеләү планлаштырыла.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/28/190552/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев