Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзенең техникада эшләячәген белгән

Редакциябезгә Людоговка микрорайонында яшәүчеләрдән хат килде.

(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары”).Хәбәр итүләренчә,  алар “Тәтеш” МПП ­МУПтагы бульдозерчы Николай Коробовның эшеннән бик тә канәгать.

– Ул безнең участокка намуслы хезмәт күрсәтә, юлларны вакытында чис­тарта, теләсә нинди һава торышында да аларны пөхтә тота, – дип язалар алар. – Предприятиенең барлык коллективына куелган бурычларны үтәүдә уңышлар телибез.

Без предприятие хез­мәткәре Николай Коробов белән  очраштык һәм әңгәмә барышында ул үзенең хезмәте турында сөйләде.

Һөнәре техника белән бәйле булачагын ул балачактан ук белгән, чөнки Тәтеш РСУда тракторда эшләгән әтисенә охшарга теләгән. Тәҗрибәле механизатор әйтүенчә, аның стажы 20 елдан артык, әтисе аны беренче сыйныфта чакта ук үзе белән кабинада утырып йөрергә ала торган ­булган.

– Аякларым педальгә җитмиләр иде, баскан килеш эшләргә тырыштым, ул чакта зур һәм куәтле булып тоелган машинаны бик тә йөртәсем килде, – дип елмаеп искә ала ­Николай Васильевич.

Тәтешле Монастырскийда СПТУны тәмамлаганнан соң, киң профильле механизатор дипломын алгач, күп төрле техникада эшли алган.

–  Тәтештәге икмәк кабул итү предприятиесендә озак вакытлар тракторчы булып эшләдем, – ди ул. – Урып-җыю барышында ашлыкны киптерү җайланмасына биреп тордым, җәен һәм кышын ашлыкны складка төяп җибәрдем, эш һәрвакытта җитәрлек иде. 
Николай Коробов соң­гы биш елда – шәһәр предприятиесендә тракторчы булып эшли, аңа трактор һәм фронталь төягеч ышанып тапшырылган, алар белән ул бик яхшы хезмәт куя.
Людоговка участогына МУПта үз эшчәнлеген башлаганнан бирле хезмәт күрсәтә, аны шулай ук бөтен яктан белә.

– Үземнең эттергечле бульдозерымда көн саен 15кә якын урамны чис­тартам, – дип сөйли ир-ат. – Гадәттә участокның азаккы башыннан чистарта башлыйм,  болар – Ханжин, Новатор, Серебряков урамнары, алар иң кыеннары, анда кар барысыннан да күбрәк тутыра, аларга вакыт та күбрәк сарыф ителә, кар катламы метр ярымга кадәр җитә. Шәһәр үзәгенә таба барган саен кар азая. Быелгы кышта эшне азагына кадәр җиткергәнче, икенче башында юлларны тагын кар күмгән чак­лар да булды. Минем участок­тагы юллар чис­та булсын дип тырышам, кешеләрнең узып-китеп йөрү мөмкинлеге булырга тиешлеген аңлыйм. Әгәр йөкләмә алсам, фронталь төягечкә утырам, карны шәһәрдән чыгаручы машиналарга төяп җибәрәм. Үз техникама күнектем, бөтен нечкәлекләрен беләм. Нинди дә булса җимереклекләр булса, озакка сузмый төзәтеп куям, кирәкле детальләр булмаганда, җитәкчебез аны бик тиз арада алып килә. Шулай булгач, эшсез тормыйм диярлек.

Механизатор елның салкын вакытында иртә белән трактор кабинасына утыргач, башта машинасының двигателен җылыта, техниканы сакларга кирәклеген белә, шулай ук аның төзеклеген тикшереп чыга.
Николай Васильевич җәй айларында тракторына ротор чапкыч тага һәм бөтен шәһәр буйлап чүп үләннәрен чаба.

– Җәй буена 3-4 чабым ясыйм, – ди ул. – Юл буйларындагы үләннәрне чабу да – минем хезмәтем. Тиз генә йөреп чыгып булмый, сыйфатлы эшлисе килә, өстәвенә баганаларны,  бордюрларны, чәчәкләрне, башка объектларны урап узам, борылышлар ясарга туры килә. 

Коммуналь хезмәттәге тәҗрибәле хезмәткәр уртаклашканча, аңа шәһәрдәге үзгәрешләрне күрү бик күңелле – балалар мәйданчыклары барлыкка килә, яңартылган Җиңү паркында җанлылык хөкем сөрә, юллар, тротуарлар ясала, шәһәрлеләр һәм район кунаклары өчен тагын да уңайлырак шартлар булдырыла.

Николай Коробов га­җәеп әйбәт, тату коллективта эшләвен, йөкләнгән хезмәтен һәркемнең дә җа­ваплы башкаруын билгеләп үтә, ә үзенең эше турында болай ди: “Ошый, тирә-юньдәгеләрнең барысы да күңелгә якын кешеләр, кышын җәйне көтәм, ә җәен – кышны, теләсә нинди һава торышы – җанга якын”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев