Зур Әтрәч авылында 1937 елгы элекке мәчет урынына 1998 елда яңасы төзелгән
(Тәтеш, 7 июль, “Тәтеш таңнары”).
Зур Әтрәч авылында 1937 елгы элекке мәчет урынына 1998 елда яңасы төзелгән.
– Яңасы халыктан җыелган сәдака акчасына корылды. Миңа кадәр имам булып авылда Зиннур Хәертдинов, Әхмәтнур Хәйруллин, Ислам Фәйзуллин эшләде. 2020 елның гыйнварында авыл кешеләре һәм район мөхтәсибәте катнашында мине билгеләп куйдылар. Аннары Казанда дин гыйлеме алып кайттым. Мәчетебездә гыйбадәт кылу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ураза аенда ифтарлар үткәрдек. Иман йортына һәр җомгада хатын-кызлар дин гыйлеме алырга киләләр, – диде әңгәмәбез барышында Зур Әтрәч имамы Гомәр хәзрәт Садиров. – Укучы ир балалар да мәчеттә еш кунак, аларга әдәп-әхлак тәрбиясе нигезләрен төшендерәбез. Төзекләндерүгә килгәндә, 2020 елда газ керттек. Мәчет алдына веранда эшләтеп куйдык. Манара ремонтланды. Манара һәм мәчет төннәрен иман нуры сирпеп, балкып торсын өчен, анда яктырткычлар урнаштырдык. Кичләрен бу бик матур булып күренә. Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов мәчеткә пластик тәрәзәләр куйдыртты. Барлык чаралар авыл җирлеге, җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге, аксакаллар шурасы белән берлектә үткәрелә. Мәчеткә “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, шулай ук авыл халкы, читтә яшәүче якташлар булышлык күрсәтәләр. Җыелган акчаны мәчетне яңартуга, айлык түләүләргә сарыф итәбез. Шунысы сөендерә, бездә кешеләр бик игелекле. Халыкның күңеленә иман нуры иңсен иде, дигән теләк белән эшлибез.

Авыл тарихын өйрәнүче, “Мең өйле Шонгаты яки Әтрәч кенәзлеге” тарихы җыентыгы авторы Мөнир Вәлиев белән авыл мәчетенең элекке язмышы хакында аралаштык.
– Зур Әтрәчтә мәчет 1865 елда төзелгән, ә 1874 елда ул Җәмигъ мәчете итеп үзгәртеп корылган. Мәчет тә, мәдрәсә дә эшләгән, анда бары тик ир балалар гына укыганнар. Халыктан җыелган акчага 1903 елда икенче Җәмигъ мәчете төзелгән, – диде Мөнир Бәдретдин улы.
Мәчеткә 144 йорт теркәлгән, аларда 481 ир-егет, 460 хатын-кыз яшәгәнлеге турында язмалар бар. Ике мәчеткә дә халык теләп йөргән, дини белем белән беррәттән дөньяви белем дә алганнар. Ләкин, ни аяныч, Совет власте елларында икесе дә җимертелгәннәр. 1998 елда авыл халкы һәм иганәчеләр акчасына Зур Әтрәчтә яңа мәчет үз ишекләрен ачкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев