Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

ГТО нормаларыннан – гаилә рекордларына

Тәтештә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында ТР Тәтеш муниципаль районының мәгариф учреждениеләре командалары арасында “ГТО нормаларыннан – гаилә рекордларына” дип исемләнгән район спорт олимпиадасы узды.

Спорт бәйрәмендә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре (әнисе яки әтисе) шәһәрдәге “Сабый”, “Миләшкәй”, “Башаккай”, “Каенкай”, “Әкият” балалар бакчалары тәрбиячеләре, шулай ук Килдеш авылының “Елмаю” балалар бакчасы һәм Урюм урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркемнәре катнашты.

Олимпиадада катнашучылар урыннан озынлыкка сикерү, теннис тубын цельга ыргыту, йөгерү, скакалкадан сикерү, гәүдәне күтәрү, тупны бер кул белән идәнгә бәреп төшерү, гимнастика эскәмиясендә иелү, шулай ук “Безнең балалар бакчасы командасы” эстафетасы кебек төрләрдә ярыштылар.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев