Реклама
Спорт
Республика турнирында призер булды
Тәтештәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияләнүче Петр Ярандаев ТР социаль хезмәтләр алучылар арасында IV Республикакүләм шахмат-шашка турнирында катнашты.
(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таңнары", Ирина Ефимова). Тәтештәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияләнүче Петр Ярандаев ТР социаль хезмәтләр алучылар арасында IV Республикакүләм шахмат-шашка турнирында катнашты.
Якташыбыз осталыгын күрсәтеп, ярышта мактаулы III урынны алды. Ул интернат-йортка лаеклы бүләкләр – кубок, диплом һәм кыйммәтле приз белән кайтты.
Интернат-йорт директоры Людмила Самаркина һәм психолог Наталья Самаркина билгеләп үткәнчә, Петр Иванович әлеге ярышларда инде беренче тапкыр гына түгел, ул Юрий Викторович белән осталыгын тагын да “шомартып”, аклы-каралы шакмакларда уйнарга тырышып әзерләнгән. Ә призер үзе болай дип уртаклашты: “Бик шатмын, спортчыларны күрүемә сөендем, якты хисләр алдым, үземнең былтыргы көндәшемне җиңүгә ирештем. Тәтешлеләрнең борынгы акыл уенын яратуларын раслый алдым”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев