Тәнәфестә шахмат уйнарга була
Шахмат рекреациясе “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында булдырылган.
(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»).Тәтештәге 1нче урта мәктәптә шушы араларда шахмат уйнау зонасы ачылды. Шахмат рекреациясе “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында булдырылган. Хәзер укучыларның тәнәфес вакытында шахмат уйнау мөмкинлеге бар.
– Мондый уен зонасы балаларның шәхес һәм акыл үсеше өчен өстәмә шартлар булдыра, – дип саный мәктәп директоры Илдар Фәткуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев