Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тере шаһитләр

Бәрәңге икмәгенең тәмен хәтерли

Богдашкино авылында яшәүче Мария Косованың балачагын Бөек Ватан сугышы тартып алган: ул мәктәптә укыганда ук инде колхозда эшләгән.

(Тәтеш, 12 январь, “Тәтеш таңнары”). Бүгенге көндә ул Пролей-Кашада кызы Ольга Голованова тәрбиясендә яши. 

– Мин 1932 елда туган, гаи­ләдә без ике бала идек, сугыш башланганда миңа – 9 яшь, сеңлем Ольгага 2 яшь иде, – дип сөйли тыл эшчәне. – Фашист Германиясенең илебезгә һөҗүм итүе турында авылда хәбәр таралгач, хатын-кызлар елаша башладылар, алар ир-егетләрнең тиздән өйләреннән сугышка китәчәген белделәр. Әтиебез, башка күп кенә авылдашлар кебек, беренче көннән үк армиягә алынды. Ир-егетләрдән бары тик инвалидлар гына калды. Без, балалар, сугышның куркыныч икәнлеген шулай ук аңладык.   

Әнинең башка хатын-кызлар белән бергә Урюм белән Богдашкино арасында оборона корылмалары казырга йөрүен хәтерлим. Ул нык арый иде, мин булдыра алганча ярдәм итә идем. Ашарга ризык җитәрлек булмады, он юк, бәрәңгене угычтан уып, бәрәңге ипие пешерәләр иде. Бу вакытта ул безгә тәмле булып тоелды, бәрәңге – хәзер дә әле өстәлдә иң тәмле ризык. Терлекләр, сыер, тавыклар асрасак та, азык-төлек тапшыру йөкләмәсе бирелгәнлектән, барысы да тапшырылды, үзебезгә бик аз тәтеде. Кешеләрнең ничек исән калуына гаҗәпләнәм, гаиләдә без ике бала идек, ә бит башка гаиләләрдә 7-8шәр бала бар иде.   

1941 елның кышы бик тә салкын булуын хәтерлим. Без, балалар, өлкәннәр белән бергә Пролей-Каша аркылы Иделгә барып йөрдек, анда урман бар иде, өлкәннәр агач кистеләр, ә без балта белән ботакларны чаптык, бүкәнгә агач турадык. Җәен колхоз кырына чөгендер эшкәртергә бардык, аннары көзен шуны кыш җиткәнчегә кадәр кул белән җыеп алдык. Бодай, арыш, борчакны урак белән урып, чалгы белән чабып, уңышны кул хезмәте белән җыеп алдык. Әле тагын хатыннар һәм кызлар сугышчылар өчен йон оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр.   
Безнең гаиләгә әтинең Калинин (хәзерге Тверь) янында хәбәрсез югалуы хакындагы хәбәр килде. Әни аның исән булуына өметләнде, хатлар көтте, өйгә кайтачагына ышанды. Шулай да озак та үтми хат килде, ләкин әтидән түгел, ә әтинең һәлак булуы турында Калининнан җибәргәннәр иде, әни моны бик авыр кичерде. 

Җиңү көне барлык авыл кешеләре өчен дә иң зур бәйрәм булды, һәркем шатланды, сөе­нечтән елады, алга таба барысы да яхшы буласына ышанды.  

Сугыштан соң яшь кыз буларак мин акча эшләр өчен Тверь өлкәсенә торф чыгарырга киттем. Гаиләгә акча алып кайттым, үземә дә матур киемнәр сатып алдым, кызларга тагын нәрсә кирәк булсын ди инде. Ялтыравык­лы галошлар, хәтфә кара жилет, ачык төстәге ботинкалар сатып алдым. “Сиңа карап туеп булмый”, – дигән иде әни, – дип сөйли Мария ­Михеевна.  

Чибәр кызга егетләрнең дә күзе төшкән, 1953 елда ул авылдашы Александр Косовка кияүгә чыккан. Яшьләр башта иренең әти-әнисе йортында яшәгәннәр, аннары гаилә башлыгы үз торакларын булдыру өчен урман эшкәртү эшенә киткән. Хезмәте өчен агачлата алган һәм бүрәнәдән яңа йорт төзегән.  

– Без гаиләдә биш бала идек, хәзер әнинең 7 оныгы, 14 оныкчыгы бар, – ди кызы Ольга Александровна. – Әти белән әни гомер буе колхозда тырышып хезмәт куйдылар. Алар һәрчак балалары өчен тырыштылар, безне кайгырттылар, һәм без аларның һәрвакытта ярдәмчеләре булдык. Әни кул эшләренә бик оста иде – күз явын алырлык итеп чикте. Чуваш милли бизәкләре төшерелгән чигешле  мендәр тышлары, челтәрле җәймәләр, сөлгеләр өйне ямьләп торды, мәктәп формасына якалар һәм җи­ңсәләрне челтәрләп үрде, алар шулкадәрле матур, карап туймаслык иде. Без инде йокы туйдырганда, әни әле һаман да нидер эшли иде, барысына да ничек вакыты җиткәндер аның. Җәйге Николага авыл кешеләре Идел буена баралар, аланда әйлән-бәйлән уйныйлар, әни җырлап торучы була иде. Әти-әниебез безнең өчен – дөньяда иң яхшы, кадер кешеләр, әти, ни аяныч, исән түгел инде. Илебез язмышындагы авыр вакытларны кичергән буын кешеләре безгә, балаларыбызга, оныкларга һәм оныкчыкларга һәрчак үрнәк булып тора.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев