Яңа көнне күрә алуы белән бәхетле
Тәтешле Фәүзия Шаһиәхмәтованың озын гомерле булуының сере гади – тормыш чыныгуында, хезмәт сөючәнлектә, киң күңеллелектә һәм тормышны яратуда
(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”). Фәүзия Миңнегали кызы гыйнварда якыннары янәшәсендә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Ул Кызыл Тархан авылында күп балалы Сәйфулловлар гаиләсендә туа. Фәүзиянең дүрт абыйсы һәм сеңлесе була. Балачагы, барлык авыл балаларыныкы кебек, крестьян хезмәтендә, мәшәкатьләр белән уза. Әтисе вафат булганда аңа нибары 6 яшь булган. Фәүзия Миңнегали кызы әнисенә ялгыз килеш алты баланы тәрбияләп үстерүе бик авыр булуын, иртәдән кичкә кадәр эшләвен һәм балаларына ана назы да, яратуын да бирә алуын еллар узганнан соң гына, әнисенең язмышы үзендә кабатлангач, чынлап торып аңлаган.
– Сугыш елларында барыбыз да бертигез яшәдек, барыбыз да бер үк төрле сөйләштек, күз яшьләре һәм шатлыклар да уртак булды. Ике абый да фронтка китте. Габделхак авырып кайтты. Ул үзенең разведчик булып хезмәт итүен, дошманны исән килеш кулга алырга кирәк булганда, икешәр тәүлек хәрәкәтләнмичә бозланган җирдәге сыек пычракта ятуын сөйли иде. 21 яшендә үлде. Икенче абый сугыштан аяксыз, инвалид булып кайтты, – дип уртаклаша Фәүзия Миңнегали кызы. – Авырлыкларга карамастан, кешеләр зарланмадылар, дошманны җиңү хакына күп эшләделәр, сугышка түзделәр, сугыштан соңгы кыен елларны да җиңеп чыктылар.
Фәүзия әби ундүрт яшьтән “Кызыл Тархан” колхозында эшли башлаган. Ил өчен мөһим объектларда хезмәт куяр өчен бригада оештырган чакта аңа әле 18 яшь тә тулмаган булган. Дуслары белән бергә аны Киров өлкәсендәге Вашкинский торф чыгару предприятиесенә җибәргәннәр, Фәүзиягә вагоннар бушатырга туры килгән. Анда 4 ел эшләгән. Кызның хезмәт хакы гаилә өчен зур ярдәм булган.
Кече ватанына кайткач, Үтәмештәге чибәр егет, колхоз бригадиры Харис Шаһиәхмәтов белән танышкан. Ул аңа кияүгә чыккан. Ләкин бәхете озакка бармаган. Үз йортын төзергә хыялланган Харис авыр бүрәнәләр күтәргәндә имгәнгән. Фәүзия Миңнегали кызы 26 яшендә ике бала белән тол калган: олысы Рәмискә – өч яшь ярым, ә Рузинәгә бары тик бер ай гына булган.
– Яшь бабай – Мәхмүт абый – әниебез ир туганнары янында яшәсен өчен барлык төзелеш материалларын Кызыл Тарханга ташыды. Әби елады, калуны үтенде, колхоз рәисе Харис абый Измайлов та калырга үгетләде, ләкин кайгыдан үрсәләнгән әни, абыйларына карышмады, – дип сөйли Рәмис Харис улы. – Йорт төзеп кердек. Әни кошчылык фермасына эшкә урнашты. Тормыш акрынлап җайга салынды, ләкин, шулай да, аңа берүзенә бик авырга туры килде. Без һәр нәрсәдә ярдәм итәргә тырыштык, чөгендер эшкәртүдә дә эшләдек, өлкәннәрдән калышмаска тырыштык, кырда борчак та чаптык. Утын юк иде, мичкә салам яккан вакытлар да булды. Туганнар гел янәшәдә иделәр, булыштылар.
Мунчага да чакырдылар, ярдәм итәр өчен ат та бирделәр. Өебез кечкенә генә булса да, дини бәйрәмнәрдә барлык туганнар безгә җыелалар иде. Әле тагын авылда янгын чыгуын хәтерлим, һәм әни шул кешеләрнең алты баласын үзебезгә алып кайтты. Без идәндә йокладык, бер дә кысан булмады кебек. Барыбыз да дус яшәдек.
Вакытлар үткән. Рәмис армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, райондагы “Сельхозтехника” оешмасына эшкә урнашкан һәм әнисен Тәтешкә күченергә күндергән. Фәүзия Миңнегали кызына улы эшкә урнашкан оешмада вахтер вазифасын биргәннәр.
– Юмарт, кунакчыл булды, бөтен Кызыл Тархан кешеләре бездә иде. Әни автовокзал янында яшәгәнлектән, туган авылдан кемдер киләсен әйтерсең лә белеп торгандай, турыдан-туры автобустан ук эләктереп ала да, өйгә алып кайта, һәм ашатып-эчермичә җибәрми иде, – дип көлә улы.
Фәүзия Миңнегали кызы яшәгән ике бүлмәле фатирда һәр җирдә тәртип, пөхтәлек, ләкин шулай булса да ул үзе өчен нинди дә булса эш таба.
– Безнең әни бик көчле. Коронавирус белән авырды, әлеге коточкыч чир үпкәсенең утыз проценттан күбрәген зарарлаган иде, әмма яшәү теләге, ихтыяр көче вирусны җиңеп чыгарга ярдәм итте, – ди кызы Рузинә, әнисенә сокланып.
Якыннарының яратуы Фәүзия әбине гомер буе озата барган һәм авырлыкларда сынмаска-сыгылмаска ярдәм иткән.
– Балаларым, оныкларым булуы белән бәхетлемен, яңа көнне күрә алуым белән бәхетлемен, – ди ул тормышына шөкер итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев