Салкыннан класста каләм карасы ката торган булган
Олы Тархандагы мөлаем һәм кунакчыл хезмәт ветераны Суфия әби Буяучы кечерәк кенә, җыйнак йортта яши/
(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”). Ишегалдындагы һәм өйдәге чисталык Суфия Шәрифҗан кызының пөхтә икәнлеген күрсәтеп тора. Ул 90 яшьтә булса да, йорт тирәсендәге эшләрне дә башкарып тора, бүлмәләрдә дә һәр җирдә тәртип.
Олы Тарханда аның ике кызы яши. Алар һәрвакытта әниләренә ярдәм итәләр, шулай да ул хәленнән килгән эшләрне үз көче белән башкарырга тырыша.
Бөек Ватан сугышы башланганда Суфия Шәрифҗан кызына сигез яшь булган, әмма кайгылы көн сабый хәтерендә тирән уелып калган.
– Бик эссе булуын хәтерлим. “Сугыш, сугыш башланган!” дип кычкырган тавышларны ишеттем. Бөтен авыл халкы хәрби комиссариат янына җыелды. Без, балалар да, шулай ук шунда йөгердек. Хәрби комиссариаттан ир-егетләр төенчекләр белән чыктылар да, сафка тезелделәр. Барысы да елыйлар, шул вакыттан алып һәр көнне күз яшьләре түгелде. Ир-атларны сафка бастырып, Ульяновскига алып киттеләр. Алар артыннан арбаларга кирәкле әйберләрне төяп бардылар, – дип искә төшерә Суфия Шәрифҗан кызы.
Олы абыйсы Салихҗан фронтка беренчеләрдән булып киткән, артиллерияче булган. Ул өлкән лейтенант исемендә Кенигсбергка кадәр барып җиткән, туган йортына 1945 елда контузияле килеш, күп сугышчан бүләкләр белән кайткан. Шулай ук әтисен дә алганнар, ул Мәскәүгә кадәр барган, ләкин аннан аны кире кайтарып җибәргәннәр, сәламәтлеге начар булу аркасында туры килмәгән. Әнисе дә оборона сызыклары төзүдә хезмәт куйган.
– Абыем Әхмәт белән без кыш буе икәү генә яшәдек. Ул миннән өч яшькә зуррак иде. Без, ике бала, йорт хуҗалыгын алып бардык, колхозда эшләдек. Шулай итеп минем өчен олы тормыш ун яшьтә башланып китте, – ди Суфия Шәрифҗан кызы.
Җәен ул яшьтәшләре белән бергә печән җыюда эшләгән – печәнне арбага җигелгән атлар урынына сыерлар белән ташыганнар, колхозның яшелчәчелек кишәрлегендә иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйганнар. Көзен – ындыр табагында, кышын олылар белән бергә фермада эшләгәннәр, ә кичләрен фронт өчен, солдатлар өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Укыган вакытларында да дәрестән соң эшләргә туры килгән, чөнки мәктәптә дәресләрне туктатмаганнар.
– Минем бик тә мәктәптә укыйсым килде: бездә дәресләр башта беренче сменада, аннары икенче сменада була иде. Караңгы төшкәч мәктәптә дә, өйдә дә лампаларны кабызыр алдыннан башта тәрәзәләрне караңгы пәрдәләр белән томаларга кирәк иде. Салкын классларда каләм карасы каткан вакытлар да булды. Балаларның күбесе укый алмыйча мәктәпне ташладылар. Ә мин тырыштым, – дип уртаклаша Суфия Шәрифҗан кызы.
Аның гаиләсенә бәхет елмайган дияргә була. Олы абыйсы фронтта булгач, аларга паек билгеләгәннәр, аңа икмәк, шикәр һәм май кергән. Боларның барысын да авыл кибетеннән биргәннәр. Ә бервакытны азык-төлекләр белән бергә шәл дә тапшырганнар. Кыз бу бәхеттән чиксез шатланган.
– Җиңү көнне халык “Ура!” Ура!” дип кычкырды. Кемнәрдер якын кешеләре кайта алмаганга елады, кемнәрдер сугыш тәмамлануга сөенделәр. Кешеләр кызыл тукымалар тотып урамнарга чыктылар, өйләргә һәм капкаларга әләм урынына кызыл чүпрәкләр элделәр. Ә аннары демонстрация булды. Кешеләр “В бой за Родину” җырын җырладылар, ә без яннарыннан йөгереп бардык. Мин русчаны начар аңлый идем, шуңа күрә дә “В бой за Родину” урынына “Мой за Родину” дип җырлаганмын, – дип елмая Суфия әби, үткәннәрен искә төшереп.
Ул 1955 елда җирлектәге Сәгыйть исемле егеткә кияүгә чыккан. Бергә алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Суфия Шәрифҗан кызының бүгенге көндә алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ул озак еллар баш бухгалтер булып эшләгән, 1987 елда лаеклы ялга чыккан.
Китәр юлга җыенабыз. Хуҗабикә чәй эчермичә җибәрми: безнең өчен тәмле коймак пешергән. Чәй эчкән арада тагын берничә минут вакыт уза. Китәр алдыннан Суфия әби минем куртка кесәмә зур кызыл алма салды. Һәм аның бу гамәленнән аналарча кайгыртучанлык хисе сизелеп торды!
Аның бер гасырлык юбилеена һичшиксез киләчәгемне вәгъдә итеп саубуллашам. Шулай була күрсен иде инде, Суфия әби!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев