Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тере шаһитләр

Трифонова: Чикләвек оныннан – ипи

Урюм авылында яшәүче Таисия Трифонованың балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән

(Тәтеш, 26 январь, “Тәтеш таңнары”).  Без Таисия Федоровна­ янына бардык, аның үзе һәм якыннары белән ­аралаштык. 

– Сугыш башланыр алдыннан безнең гаилә Куйбышевта иде. 1941 ел­ның язында әтине хәрби әзерлеккә алдылар, Киевка җибәрделәр. Сугыш башлангач, без аңардан Мәскәү ягына җибәрүләре турындагы хәбәрне алдык. Әни белән без Урюмга кайттык. Берникадәр вакыт узгач хат килде, анда әти 1941 елда һәлак булган диелгән иде. Авылдан гаиләле ир-атларны күп алдылар. Әни кырда эшләде. Әле тагын хатын-кызлар белән бергә иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр окоплар казыдылар.   

Кыр суганы һәм кузгалак коткарган
Гаиләбез кечкенә, ә йорт зур иде, безгә яшәп то­рырга биш солдатны бил­геләделәр, ул чакта авылларда күпләрне, яраланганнан соң кешеләр аларны карап торсын өчен, йортларга кертәләр иде. Ашарга ризык җитмәде. Урманда имән чикләвеге җыйдык, әби аны мичтә пешерә, киптерә иде. Аны тирмәндә тарттырып, оныннан  икмәк пешерделәр. Ул яңа пешеп чыккан вакытта йомшак, ә бер сәгать узгач, утыра һәм таш кебек катып китә иде. Пычак куеп, чүкеч белән суккач, бер кисәк кителеп чыга, шуны җылы суда җебетеп ашый идек. Бу икмәктән соң безнең эч катып китә, авырта, изалана, елый идек. Җәйләрен үлән белән тукландык. Язын кыр суганы һәм кузгалак җыярга йөрдек. Суганны болай гына ашадык, ә кузгалак яфрагыннан аш пешерделәр. 

Авыл  хатын-кызлар һәм  картлар җилкәсендә  булган
Карт бабай – Петр Макаровны хәтерлим әле. Әни безгә чабата үрер өчен урманга барып юкә кабыгы җыеп кайта иде. Ә бабай чабатаны оста үрде, ә аннары: “Дуся, мин картайдым, сине өйрәтермен, үзең үрә башларсың”, – дия иде. Өйрәтте дә, әни хәтта тирән галошлар да үрде, чабаталары матур килеп чыга иде. 

Тагын бер карт бабай бар иде, аның улы тракторчы булып эшләде, хәрби хезмәткә яраксыз дип танылды, кызы да тракторчы иде. Хатын-кызлар атлар җигеп тә чәчтеләр, сөрделәр, чалгы белән чаптылар, урак белән урдылар. Без дә өлкәннәргә булыштык, чалгы белән чаба белмәдек әле ул чагында, борчакны кул белән йолыктык. Басу янында ашлык әзер­ләү урыны бар иде, хатын-кызлар арышны урак белән урдылар һәм безгә –  балаларга да эш кушалар иде. Икәү кул белән сортировканы әйләндерә, ә калган балалар чиләк белән ашлыкны ташыйлар иде. Һәм янә бабайлар һәр нәрсәдә, чалгы суктырырга, урак кайрар­га ярдәм иттеләр, алар авыл­ның таянычы булдылар. Сугыштан соң ир-атлар кайта башладылар. Кемдер шатланды, ә без еладык, – ди моңсу итеп Таисия Федоровна.  

Эшләгәннәр, балалар тәрбияләп үстергәннәр
Әңгәмәгә килене Галина Александровна да кушылды: 
– Минем бабай да сугышта катнашкан, ул 1943 елда Сталинград янында һәлак булган. Апам Ольга Михайловна Ситникова сөйләвенчә, әбием Анастасия Дегтева иренең һәлак булуы турындагы хәбәрне алгач, аны акылдан шашар дип уйлаганнар. Өйдәгеләрнең барысы да төнлә белән йок­лаган арада, ул стенадан бабайның портретын алган да, кулына тоткан килеш төне буе елап чыккан. Балаларының гомере аның өчен иң кадерлесе булган. Эшкә киткәндә бер чуен бәрәңге белән бер чуен катык куеп калдырган һәм өйдән беркая да чыгып китмәскә дип әйткән. Кайтса – чуеннар буш, шөкер, барысы да исән, тамаклары тук. Әле тагын кышын урманга утын җыярга баруларын сөйли иде. Бүреләр улый, ә балалары: “Әни, кешеләр җыр җырлыйлар, бәйрәм итәләр”, – дияләр икән. Авылга җитәргә якынча 200 метр калгач, карга утырганнар, барырлык хәлләре калмаган, көч-хәлгә диярлек сөйрәлеп кайтып җиткәннәр, ә әни елаган, әтидән гафу үтенгән: “Кичер, балаларыбызны  чак  үтерми калдым”, – дигән.  

Туган авылы Урюмда калган
Таисиягә туган авылында калырга язган булган. Мәктәпне тәмамлагач, урманда эшләгән, агач кис­кәннәр, капчыклар, җепләр, чаналар өчен табаннар, көп­чәкләр кирәк булган, ике тешле пычкы белән көне буе  имән кискәннәр. Станокта юкәдән капчык­лар тукыган, бер көндә 15 данә тукырга кирәк булган, аңа 80 килограмм товар сыйган. Хатын-кызлар ике сменада эшләгән.  

Таисия Федоровна 1955 елда авылдашы Павел Трифоновка кияүгә чыккан. 
– Ирем дә шулай ук сугышта катнашкан, флотта хезмәт иткән, аны 1944 елда алганнар, 1952 елда кайткан, – дип сөйли хатын-кыз. – Без аның белән 41 ел бергә гомер иттек, яхшы яшәдек, колхозда эшләдек, биш бала тәрбияләп үс­тердек. Ирем инде исән түгел, хәзер ун оныгым, унбиш оныкчыгым бар, быел оныкчыгымның да сабые туды. Тормышым җитеш, кайгыртучанлыкта, игътибарда гомер кичерәм, якыннар һәм туганнар өчен шатланып, озаграк яшисе иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев