Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Цирк, алай гына да түгел!

Исерек шофер һәм аның янында пассажир - бала булган.

Полициягә, тәтешлеләр арасында «Тархан» дип йөртелүче кибет яныннан рульгә утырган исерек шофер машинасы кузгалып китүе һәм анда бала да утыруы турында хәбәр керә. Машина район мәдәният йорты каршындагы парковкада табыла - бу вакытта анда күчмә цирк тамашасы барган. Бу чынлыкта да шулай булып чыга.
Шофер рульгә утыра, бераз баргач, полиция машинасын күрә һәм туктап кала. Шуннан соң ЮХИДИ хезмәткәрләрен, машинага әле генә килдем, кая да булса барырга уйламаган да идем дип ышандырырга тырыша. Ул исерткеч эчемлек куллануга тест узудан баш тарта. Аны үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүе үтәргә алып барырга туры килә, 0,56 промиль булуы ачыклана.
Нәтиҗә: транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев