Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Урам кемгә тар?

Районда юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозу очрак­лары юклыгы хакындагы атна булыр дип өметләнәсе кала.

Ә әлегә, Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов билге­ләп үткәнчә, узган атнада янә машиналарның механик җимерек­лекләр алуы белән 4 юл-транспорт ва­кыйгасы булган.
Административ хокук бозулар өчен - юл хәрәкәте кагый­дәләрен үтәмәгәнгә 38 протокол тутырылган. Ә бер шофер икенче тапкыр хокук бозганы өчен тоткарлана - руль артына исерек килеш утырган.
Районның дәүләт баш автоинспекторы мәгариф учреждениеләре янында юл киртәләре юклыгына шәһәр хакимиятләренең игътибарын юнәлтә. М. Горький һәм Тәтешкә 200 ел урамнары кисешкән урын элеккечә куркыныч булып кала бирә, шулай ук Килдештән алып Ульян өлкәсе чигенә кадәрге юл участогы да.
Юлларны ремонтлау, яңаларын төзү хәл яхшыруга йогынты ясачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев