Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Нармонка авылында яшәүче күп балалы гаилә көтелмәгән бүләк алды

“Игътибар – балалар” һәм “Бала – төп пассажир!” дип аталган профилактик чараларда, Алтынчы глобаль иминлек атнасы кысаларында, район дәүләт автоинспекторлары 5 бала тәрбияләүче Кузьминнар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.

(Тәтеш, 29 май, "Тәтеш танңары"). 

– Кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы булып балаларны тотып тору җайланмасы тора, – дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов һәм күп балалы гаиләгә нык сәламәтлек һәм иминлек теләп бүләк тапшырды.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учрежде­ни­есенең әйдәп баручы ­белге­че Лилия Вахито­ва ба­ла­ла­рга ­яктылык кайта­ргыч белән ­рюк­­­заклар  бүләк итте һәм юл йө­рү куркынычсызлыгы кагый­­­­дә­лә­ре турында белеш­­мә­лекләр ­таратты.

– Без мондый бүләккә шат, – дип рәхмәт белдерде гаилә башлыгы Александр Кузьмин. – Безнең олы балага – 13, ә кечесенә – 4 яшь. Бү бүләк бик урынлы.

Балалар утыргычы балалар имгәнүен һәм юл-транспорт һәлакәт­ләре нә­тиҗәсендә үлем очрак­ларын булдыр­мауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

Бы­ел районыбызда балигъ булмаган бала катна­шында юл-транспорт һә­лакәте тер-
кәлгән, анда машина йөр­түче гаеп­ле булган, ул җә­яүле­ләр кичү­ендә юл бир­мәгән. 2020 елда юл һә­лакәтендә 10 һәм 16 яшь­лек 2 яшүсмер зыян күргән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев