Реклама
ЮХИДИ тәрәзәсе
Утырып чыгуны өстен күрәләр
Җинаять-башкару инспекциясе исәбе буенча ел башыннан җәмгыятьтән изоляцияләнмичә җәзага тартылган 159 хөкем ителүче узган.
Алар арасында: шартлы хөкем ителүчеләр - 65 кеше; төзәтү эшләренә хөкем ителүче - 35. Мәҗбүри эшкә 41 тәтешле җәлеп ителгән; 11енең иреге чикләнелгән; 7 тәтешлегә карата өй аресты төрендә чик кую чарасы сайланган. Хөкем ителүчеләрнең күпчелеге, үзләренең тәртипләрен төзәтүне раслап, исәптән төшереләләр.
Шулай да, җәза үтәүдән явызларча качарга тырышучы 12 кеше суд карары белән иректән мәхрүм итү урыннарына озатылган, шул исәптән, ике хатын-кыз алимент түләмәгән өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев