Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Аларның өендә җылылык хөкем сөрә

“Авангард”ның элекке төпләмәләрен караганда матур фотоларга күз төшә. Бу юлы минем игътибарны 2000 елда өйләнешкән яшь парларның сурәте җәлеп итте.

(Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова, автор фотосы). “Ачы!” рубрикасы астында басылып чыккан “Кешеләр очраша, кешеләр гашыйк була, өйләнешәләр...” дигән язма тәтешлеләр Ирина һәм Василий Глазковларның никахларын теркәү вакыйгасына багышланган. 

Мине яшьләрнең тормыш юлы алга таба ничек дәвам иткәнлеге, егерме ел элек булган хыяллары чынга ашканмы икәнлеге кызыксындырды.  

Глазковлар гаиләсе үзлә­ренең бәхетен Тәтеш җирендә корырга теләгәннәр һәм туган якларында төпләнеп калганнар булып чыкты. Бу хакта аларның үзләреннән ишетү икеләтә күңелле булды.   

Ирина үткәннәрне искә алып, мәктәптә бергә укысак та, әйтерсең лә бер-беребезгә игътибар да итмәдек кебек, бары тик соңрак кына, шәһәрдәге дискотекада очрашкач, бер-беребезгә инде башка күзләр белән карадык, ди.

– Мин әле мәктәптә укый идем, ә Василий – техникумда, мине биергә чакырды, өйгә кадәр озата кайтты, безнең мәхәббәтебез шулай башланып китте, – ди елмаеп Ирина. – Өйләнешкәч, иремнең йортына күчтем. Аш бүлмәсендәге мичне утын белән ягып җылыткан, суны колонкадан чиләкләр белән ташыган вакытлар бар иде. Тора-бара яшәү шартлары яхшырды, хәзер йортка газ кергән, су үткәргеч бар, торакны яхшыртырга ты­рышабыз, икенче катны тө­зекләндерәбез. Ирем техника арасында кайнашырга ярата, кирәк чакта тәмле итеп пешерә дә белә. 

Ирина Аркадьевна Тә­теш­тәге үзәк клуб система­сы­ның бухгалтер учеты һәм исәп-хисап бүлегенең баш бухгалтеры булып эш­ли, һөнәрендә аның хезмәт стажы инде 26 ел. 

– Хезмәтем миңа ошый, башка һөнәрдә үземне күз алдына да китерә алмыйм, – дип белдерә ул. – Бүлектә без җиде кеше, коллективыбыз тату.

Ирле-хатынлы Глазковлар университетның дүртенче курсында укучы уллары Александрны үзләренең мәхәббәт дәвамчысы дип атыйлар. Алар әйтүенчә, ул өйләренә кайткач, әнисенә дә, әтисенә дә һәрчак хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә әзер тора. Ә җәй айларында, әтисенең һөнәре белән кызыксынып, ул геодезист, аның белән сезонлы эшкә урнаша, югыйсә җиңелләрдән булмаса да. Алар якыннарын һәр атнада каршылыйлар, уңган хуҗабикә тәмле итеп кичке аш әзерли, кунакчыл табында сөйләшеп утыралар, аларның фикер алышыр, әңгәмә корыр өчен сүзләре бар.      

– Яшелчәләр тозларга һәм маринадларга яратам, сезонга дүрт төргәккә кадәр капкач китеп бетә, 200 банка  була, – дип уртаклаша гаилә учагын саклаучы.  

Чәчәкләр үстерү белән шө­гыльләнергә яратуын ха­тын-кыз күңеленә ял алу, дип саный, төрле төстәге хри­зантемалар урамда күзләр­не иркәләсә, төрле гөлләр һәм миләүшәләр өйне ­ма­турлыйлар. 

– Йорт минем өчен – ул барыннан да бигрәк минем гаиләм, көч алу урыны, – ди ышанычлы итеп хатын-кыз, – монда мин якын кешелә­ре­мнең яхшылыкларын, кай­­гыртуын, аңлавын һәм ­яр­дәмен тоям, аларга да шундый ук хисләр белән җавап бирәм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций