Анда укучылар һәм аларның әти-әниләре, мәктәп коллективы, шулай ук теләге булган барлык авыл халкы катнашты.
Байраш мәктәбендә ел саен үткәрелә торган традицион хәйрия ярминкәсе узды. Анда укучылар һәм аларның әти-әниләре, мәктәп коллективы, шулай ук теләге булган барлык авыл халкы катнашты.
Ярминкәдә төрле эшләнмәләр, өйдә пешерелгән ризыклар, тәм-томнар, кайнатма, консервация, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка товарлар тәкъдим ителде.
Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыю максатыннан оештырылды.
Нет комментариев