Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Бер гаиләдәй кебек булдык

“Авангард” газетасының бер санында мин Тоншерманың оешуына 750 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Авыл көне турындагы язманы укыдым. Авыл кешеләренең кайберләре 22 ел элек булган бәйрәм хакындагы тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар.

Ольга Макарова, 
педагогия хезмәте ветераны:
– Тоншерма авылының 750 еллыгын бәйрәм итү елы безнең өчен истә калырлык булды. Без бәйрәмгә әзерләнгәндә авылдан ерак түгел урнашкан чишмәне төзекләндерергә һәм авыл кешеләре өчен шунда ял урыны ясарга булдык. Моның өчен биредә кечкенә генә инеш бар иде, авыл кешеләре шунда су алырга йөрделәр. Кыс­ка вакыт эчендә без моны эшләдек, аланда кечерәк йортлы урын барлыкка килде, без аңа “Истәлек” дигән исем бирдек, утыргычлар куйдык. Чистартылганнан соң чишмә өсте кап­лавычлы бизәкле бура белән ясап тотып алынды. Әлеге матур урында, аеруча да җәйге эссе көндә, ял итүе, кошлар сайравын, чишмәнең челтерәп агуын тыңлавы җанга рәхәтлек өсти иде. Чишмә ачу тантанасына район админис­трациясе вәкилләре, тирә-юнь авыллардан кунаклар килделәр, авыл кешеләре җыелды. Чишмәне тантаналы изгеләндерү булды, моны Тәтеш шәһәренең Троицк чиркәве настоятеле Валентин уздырды.    
Чишмәне ачканнан соң, бәйрәм мәктәп стадионын­да дәвам итте. Район җитәкче­легеннән бәйрәм белән котлап әй­телгән сүзләрне тыңлавы күңелле булды. Анда Тоншерма халкының хезмәт сөю­чәнлеге, язгы чәчүне уңышлы төгәлләүләре һәм шикәр чө­гендере чәчү җирләрен эшкәр­түне тәмамлаулары әй­телде, колхоз алдынгылары үзләренең җиңел булмаган хез­мәтләре өчен лаеклы бүләк­ләрен ­алдылар.  
Безнең халык яхшы итеп эшли дә, ял да итә белә. Искиткеч концерт программасы булды, анда безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. Спорт ярышлары да, күңелле аттракционнар да үткәрелде. Бәйрәм бик матур узды. 

Зоя Кузнецова, 
мәктәп музееның мөдире:
– Авыл юбилеена без Тоншерма турында җыентык бас­тырдык. Анда аны торгызу тарихы, Бөек Ватан сугышы еллары, сугыштан соңгы еллар, танылган якташлар-авылдашлар хакындагы язмалар урын алды. Кешеләргә әлеге китапны уку кызыклы булды. 
Авылдашларга бәйрәм булачагын хәбәр иткәч, барысы да йорт яннарын төзекләндерергә тырыштылар, өйләрен, тәрәзә йөзлекләрен, өй алдындагы рә­шәткәләрен буядылар, урам матурланып китте. 
Безнең мәктәпнең “Чиш­­­мә” хореография ан­самблендә катнашучылар концерт номерларын җентекләп кабатладылар, милли киемнәрне, баш киемнәрен без үзебез тектек. Авылдашлар да бәйрәмдә чигелгән милли киемнәрне кигәннәр иде, бу шундый матур һәм тормышчан булып күренде. Авылның юбилеенда яшь һәм күп балалы гаиләләрне, өлкән буынны хөрмәтләделәр, аларның барысы да истәлекле бүләкләр алдылар. 
Хәзергедәй хәтерлим әле, көн эссе, кояшлы һәм һәркемнең кәефе җәйге һава торышы кебек иде. 

Людмила Ванямова, 
Тоншермада Келәш авылы
җирлеге секретаре:
– Авылыбызның юбилее уңаеннан узган чара киң күләмле булды. Без аңа җирле үзидарә Советы башлыгы Геннадий Александрович Подаков җитәкчелегендә җентекләп әзерләндек, активны җый­дык, план төзедек, бу хакта авыл кешеләренә дә хәбәр иттек, һәм барысы да безне хупладылар. Әзерләнгәндә мәктәпнең педагогия кол­лективы, укучылар, мә­дәният хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар, үзлә­ренең иҗади идеяларын тәкъдим иттеләр, минем барлык авылдашларым да диярлек зур бәйрәмне оештыруда катнаштылар. Безнең хуҗабикәләр чуваш милли ризыкларын әзерләделәр, тозланган күп төрле ашамлыклар алып килделәр, йорт яннарына өйдә ясалган эчемлек белән флягалар чыгарып куйдылар һәм урамнан узган һәркемне сыйладылар. Мин үзем кунаклар өчен ике килолы каравай пешердем. Бик тырыштым, аңа камырдан төрле бизәкләр ясадым, аңарда толымнар, челтәрләп эшләнгән яфрак­лар, чәчәкләр ясалган иде. Халык иҗаты күргәзмәсе оештырылды, чуваш хал­кының көнкүреше, киеме күрсәтелде. 
Бик матур концерт программасын барысы да хозурланып карадылар, аның кысаларында җирле артистлар да, Чувашиядән килгән иҗат коллективлары да чыгыш ­ясадылар. 
Бу көнне, кайберәүләрнең хәтта йөзләре таныш булмаса да, без бер гаиләдәй кебек булдык, шулкадәрле рухи бердәмлек иде, авыл бәйрәме минем күңелемдә әлегә кадәр матур хатирә булып саклана.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев