Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

“Без КВН өчен җан аттык һәм янып-көйдек”

“Авангард” газетасында 1997 елның 22 мартында “Олимпка юл” дип исемләнгән кечерәк язма бастырылган булган.

(Тәтеш, 12 июль, “Тәтеш таңнары”). 

Өстәмә белем бирү үзә­гендә ул вакытта өлкән сыйныфлар һәм иҗти­ма­гый оешмалар белән эш­ләгән белгеч Вера Евграфова укучыларга район газетасы битләре аркылы Тәтешнең район мәдәният йорты сәхнәсендә күңел ачуда һәм тапкырлыкта ярышкан КВН командалары хакында сөйләгән.       

“КВН-96” сезоны җи­ңүчесе, шәһәрдәге беренче мәктәпнең “Гимназистлар” командасы, респуб­ликадагы КВН телевизион фестиваленең гала-концертына барган. Шул чакта элеккеге квнчылар безнең егет-кызларны июль аенда узачак респуб­лика күләмендәге КВН музыка фестивалендә катнашырга чакырганнар. Ләкин барырга насыйп булмаган. Моның ничек булуы хакында безгә ел элеккеге вакыйганың шаһитла­ры һәм катнашучылары сөйләде. 

Вера Евграфова:
– 90нчы еллар уртасында мин Тәтештә КВНны алып бардым һәм аны оештыруда катнаштым. Без музыка фестиваленә бармадык, Казанга барырга акча булмады. Хә­терлим әле, без барырга дип иртә белән килдек, ә безгә: “Нәрсәгә килдегез? Өйләрегезгә кайтыгыз. Транспорт юк”, – диделәр. Бу күңелсез күренеш әл­бәттә, безне инде ул чакта афишага да керткәннәр иде. Ничек итеп кабатларга йөрүебез онытылган, ничек итеп үпкәләвебез – күңелдә уелып калды. Ул елларда КВН белән янып-көйдек, яшьләрне “кузгатырга” насыйп булды, командалар күп иде. Язмада санап үтелгәннәргә караганда да күбрәк иде. Буа шәһәренә баруыбызны хәтерлим. Яшьләр кодрәтлеләр, ә Женя Захаров команданың капитаны иде. Барлык шаян күренешләрне тикшереп чыктык, йөз һәм тагын бер тапкыр яңадан кабатлап карадык. Һәм сәламләү барышында Же­ня кинәт кенә шаяртып җибәрмәсенме, моңардан бөтен зал эч­ләрен тотып көлгән иде. 
Ул чакта өстәмә белем бирү үзәгенең директоры – идеянең илһамчысы, хуплау­чы Валентина Пет­ровна Сучкова иде. Теләсә нинди инициативаның яр­дәмчесе дә, активы да, хәтта бераз гына булса да, чиктән тыш бирелү хис­ләре, лидерлык та булырга тиеш.

Евгений Захаров: 
–     Номерларның бер­сендә без сәхнәгә ике гер алып ­чыгуыбызны хәтер­лим: берсе ­чынны, икенчесен ясалманы. Баш­та чынын сәхнә урта­сында махсус төшереп җибәр­дек, аның авыр булуын күрсеннәр өчен, ә аннары ясалма герне залга тондырдык. Беренче ике рәттәгеләр җил искәндәй юк булдылар.
Буада чыгыш ясадык. Сәхнә хуҗаларына оттырдык. Шулай да залдан чыкканда тамашачылар безнең чыгышларыбыз буалылар чыгышына караганда күпкә яхшырак булды, диделәр.  
Командада минем бе­лән Андрей Спиридонов, Константин Кузнецов бар иде. Күпләрне инде хәтерләмим, егерме елдан артык вакыт үтте. Ләкин ул чаклардагылар – иң онытылмаслык һәм якты хатирәләр.  

Тәтештәге 1нче урта мәк­тәпнең  (1997 ел) КВН ко­мандасында катна­шучы­ларның ата-аналары:
–     Тәтеш телевидениесе турында беренче тапкыр 1997 елда нәкъ тә КВНда сөйләделәр, яки шаярттылар дияргә мөмкин, бу вакытта ул, әлбәттә инде, шәһәрдә юк та иде әле. Безнең бала­ларның командасы “3Т” (“Өч Т”) дип йөртелде, бу “Тәтешнең иҗади телевидениесе” (“Тетюшское творческое телевидение”) дигәнне аңлатты.
Менә әлеге темага кү­ренешләрнең берсе: башкарма комитеттан Александр Петрович Сучков чит илдә командировкада (һәм ул чынлап та, бу вакытта анда иде). Аңа: “Сез провинциядә начар һәм ямансу яшисез”, – диләр. Моңа ул болай дип җавап бирә: “Бу алай түгел! Менә хәзер генә миңа шалтыраттылар да, бездә, Тәтештә, үзебезнең телевидение барлыкка килүен хәбәр иттеләр”.  Ул чакта бу шаярту гына булган, ә тора-бара чынбарлыкка әйләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев