Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Энергетиклар һәрчак хезмәттә

Киләсе елда безнең район газетасына 105 ел тула. Һәм шушы вакытлар дәвамында аның битләрендә үз һөнәрләренә тугры булып калган хезмәт кешеләре турындагы мәгълүматлар мөһим урынны биләп тора.

(Тәтеш, 20 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).Газетабызның 1979 ­елдагы төп­ләмәсен караганда, мин ха­тын-кыз фотосу­рәтенә игътибар иттем. “Чинчурино подстанциясе дежурные Серафима Семеновна Глухова үз вазифасын тырышып башкара”, – дип язылган фотоның астына.  

Энергетиклар көне алдыннан, ул илебездә 22 декабрьдә билгеләп үтелә, Серафима Семеновнаның хезмәт биографиясен ничек дәвам итүен һәм сайлаган һөнәренә туг­ры калдымы икәнлеген беләсем килде. Ачыкланганча, хәзерге вакытта хатын-кыз лаек­лы ялда һәм Тәтештә гомер кичерә. Ул минем белән бик теләп сөйләште.  

– Әйе, газетадагы кор­рес­пон­дентның ничек итеп миңа фото­сурәткә тө­шәр­­гә тәкъдим итүен хә­тер­­лим әле, – дип елмаеп сөйли шәһәрле ханым. – Райондагы электр чел­тәрләрендә мин 29 ел да ике көн эшләдем, 28 елдан бирле инде пенсиядә.

Серафима һәм Александр Глуховлар гаиләсе Казанда яшәгән, ире 1959 елда энергетика техникумын тәмамлагач, алар ике улларын алып, Чинчури­нога кайтканнар. Ире подс­танциядә – инженер, хатыны дежурный булып эшләгән. Аннары Тәтешкә күченгәннәр, Серафима Семеновна подстанциядә дежур торучы булып хезмәт куя башлаган.  

– Ул чакта без 3 дежурный идек, Анна Васильевна Корнукова өлкән белгеч иде, тату эшләдек, – дип сөйли хатын-кыз. – Бригадалар әллә ни күп булмады, бө­тен районга эшләдек, бер трактор, бер йөк машинасы бар иде, әле бит юллары да нинди, үтеп йөрерлек түгел иде. Шулай да, үзебезнең барлык эшләрне белдек, электр өзеклекләрсез ­килсен өчен ­тырыштык.

Ул районның энергетика тар­магының үткәнен һәм хәзер­гесен чагыштырып, хәзерге кебек шундый матди-техник база хакында хыяллана да алмауларын бил­геләп үтә.

– Безне, ветераннарны, пред­при­ятиебезгә чакыруларына шатланабыз, – ди ул. – Виктор Алек­сан­дрович Демагин безне һәр­чак хөрмәт белән каршылый, хәзерге вакытта техникаларның, җай­­­ланмаларның нинди бу­лу­ын күрәбез, яшь хез­мәт­тәшләр өчен сөенә­без. 

Павел Иванов, хезмәт ветераны, Чинчурино авылы:
– Серафима Семеновна белән эшләгән вакытларны хәтерлим, аның ире бездә мастер иде, икесе дә гаҗәеп әйбәт кешеләр. Мин үзем дә район челтәрләренең Чинчурино участогында 33 ел эшләп чыктым. Монтер, бригадир, кирәк чакта шофер да булдым, тракторга да утырдым. Беренче электр линияләре озын иде, берсе – Кыятка кадәр, икенчесе Кече Фроловога кадәр сузылды. Һава торышы начар булудан терәк баганалары ауган чаклар да булды, яңгыр-карда да, җил-буранда да барасың, кул белән казыйсың, бернишләп тә булмый, куярга, электр белән тәэмин итүне җайга салырга кирәк. Эшем заяга узмады, хәзер районның электр челтәрләрендә кызым, улым һәм  киявем дә эшли.  
 
Анна Корнукова, хезмәт ветераны:
– Районыбызның энергетика тармагындагы хезмәт стажым – утыз дүрт ел ярым, иремнең кырык ел, улым да, киленем дә энергетикада эшли. Ирем белән без Липецк өлкәсеннән, Донда туып-үстек, ә гомер буе Идел буенда яшәдек. Тәтеш районына яшь белгечләр буларак кайттык, безнең балабыз бар иде инде, ирем Александр Павлович белән башта Тархандагы подстанциядә хезмәт куйдык, аннары 70нче елларда безне шәһәргә күчерделәр. Ирем 1975 елдан 1989 елга кадәр электр челтәрләре начальнигы булды, мин – өлкән диспетчер, район буенча минем карамакта 18 кеше исәпләнде, шуларның берсе – Серафима Семеновна Глухова иде, ул эшендә җаваплы, тырыш булды, безнең коллективта барысы да шундый иделәр. Тәтешнең электр челтәрләре һәрчак яхшылар исәбендә торды, предприятие­без хәзер дә – республикада иң яхшыларның берсе. 

Виктор Демагин, Тәтештәге район электр челтәрләре начальнигы:
– Бүгенге көндә предприя­тиедә 39 хезмәт ветераны бар. Үткәндә калган 60-70нче елларда аларның көче һәм фидакяр хезмәте белән Тәтеш районының барлык энергетика системасы торгызылган. Предприятие гаилә династияләре белән көчле. Балаларының күбесе әти-әниләренең һөнәрен сайлыйлар, һәм уку йортларын тәмамлагач, безгә эшләргә киләләр. Районда электр белән тәэмин итүнең ышанычлы эшләнеше булдырылган, электр белән тәэмин итү челтәрләрен шактый яңарту дәвам иттерелә. Күптән түгел генә яуган бозлы яңгыр электр чыбыкларының шактый калын боз каплап алуына ышанычлы булуын һәм электр энергиясе белән тәэмин итү челтәрләрен һәм җайланмаларын ремонтлау сыйфатының яхшы икәнлегенә энерге­тик­лар­ның осталыгын сынап карады. “Акыллы челтәрләр” эшләү буенча хезмәтләр дәвам итә. Ул тәмамлангач, бу линияләрдә урнаштырылган аппаратларның җи­мереклекләрне автомат рәвештә ачыклау, тиз арада кабызып җибә­рүләрне электр монтерларыннан башка гына эшләп булуда чагылыш табачак. 

Район энергетиклары коллек­тивы – команда ру­хы, һөнәри күнек­мәләр, традицияләргә һәм сайланган юлга тугрылыклы булуы белән көчле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций