Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Хәтта Согуд Гарәбстаныннан да төзелешкә ярдәм килгән булган

Кызыл Тархан авылында яңа мәчет егерме ике ел элек ачылган. 

(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). 
Тәтешле Фарук Нәфиевнең газетабызның 2000 елдагы 31 маенда чыккан санында “Кызыл Тархандагы мәчет” дигән мәкаләсе басылган иде. Аңарда хезмәт ветераны Тәтеш районында дини корылма ачылачагы турында язган.

“Кызыл Тарханда 38 йорт бар. Биредә өлкәннәр дә, яшьләр дә, барлыгы 132 кеше яши. Яңа мәчет хакында күптәннән хыялланганнар”, – дип яза автор. Баксаң, әлеге мәсьәлә турында авыл җые­лышында фикер алышканнар һәм мәчет төзүне якташлары пенсионер Тәлгать Җамаловка ышанып тапшырырга булганнар.

Эшләргә яраклы барлык ир-егетләр дә диярлек изге гамәлгә кушылган.   
– Барыбыз бергәләп ярдәм иттек, – дип искә төшерә бүгенге көндә тәтешле, иганәче Николай Сергеев. – Рәмис Хатыйпович (Сафиуллов – автор искәрмәсе) мәчет төзелешенә аеруча да зур өлеш кертте. Бу чакта ул “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли иде, Ульяновски өлкәсеннән яхшы нарат бура китертте. Башка күп кенә хуҗалык мәсьәләләрен дә ул хәл итте. Әлеге игелекле гамәлгә һәр­кем үзеннән өлеш кертергә ­тырышты.   

Николай Николаевич мәчеткә матур зур люстра бүләк иткән. Тумышы белән шушы авылдан булган Әсхәт Рафиков рәшәткәләр сатып алып китергән. Ул чакта урман хуҗалыгы директоры булып эшләгән тәтешле Ирфан Халитов агач материаллары белән ярдәм иткән. Ирфан Измайлович койма өчен имән баганаларны үзе сайлаган, аның әйтүенчә, “алар гасырлар буе хезмәт итәчәк”.

“Татарстан мөфтие һәм җир­ле дин әһелләре ярдә­мен­дә үт­кәрелгән сөйләшүләр нәти­җә­сендә, Согуд Гарәбста­ныннан да шактый акча күче­релгән. Ә Татарстан мөфтие Гос­ман хәзрәт Исхакый шушы көннәрдә Тәтеш мәчете мулласы аркылы Кызыл Тархан мәчетенә тавыш көчәйткеч һәм микрофон тапшырды”, – дип язган мәкаләсендә Фарук Нәфиев.

Мәчет 2000 елның 9 июнендә, җомга көнне, сәгать 10да рәсми рәвештә ачылган.

Авыл мәчетенә тугыз ел буе җитәкчелек иткән имам Назыйф хәзрәт Якупов (фотода) белән, ни аяныч ул күптән түгел вафат булды, “Тә­теш таңнары” дубляж газетасы мөхәррире-тәрҗемәче Сания Сәмигуллина аралашкан иде.

– Хәзрәт белән апрель аенда телефоннан сөйләшкән идем. Мин мәкалә әзерләдем, ләкин, ни аяныч, аны бастырып чыга­рыр алдыннан без Назыйф хәз­рәтнең вафат булу хакындагы хәбәрне алдык, – ди Сания Хәлим кызы. – Аның хатирәләре буенча, кешеләр намазга баштарак элекке мәктәпнең бер бүлмәсенә җыелганнар. 

“Жуковога Рәмис Сафиуллов килгәч, бу чакта ул җирле авыл хуҗалыгы предприятиесенә җи­тәк­челек итте, мәчет төзүгә зур булышлык күрсәтте. Халык өчен бу әйтеп бетергесез зур шатлык булды. Мулла булып ул чакта Мәхмүт Сәйфуллов эшләде. Аның вафатыннан соң, район мөхтәсибәте рөхсәте белән 2013 елда мине билгеләп куйдылар, – дип сөй­ләгән иде Назыйф хәзрәт Якупов. – Ул вакытта мәчеткә халык күп йөрде, хәзер азрак. Җәйләрен кайткан кунак­лар, шулай ук әби-бабайларына кунакка кайтучы балалар да мә­четкә йөриләр. Уртак көч бе­лән мәчетебезне яңарттык һәм ремонтладык. Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җә­ләлетдинов келәмнәр белән ярдәм итте. Миңа инде 90 яшь. Шулай да дини йолаларны шәригать кушканча башкарып торам”.

 Сания Сәмигуллина мәчет хакында авыл кешеләреннән дә сорашып белеште. 

– Кызыл Тарханда элек мәчет булмаган. Яңасын ачканга бик шатланган идек. Мәчетне бик матур итеп төзекләндерделәр дә инде. Авылыбыз мулласы Назыйф абый хаҗга да барып кайткан иде. Аның балалары һәм онык­лары  да шулай ук дин гыйлеме алдылар. Илдар Сөләйманов оештыруында, яшьләр катнашында зиратыбыз ел саен чистартылып тора. Мәчетнең эчке якларына ремонт ясаганда, яңарту эшләрен башкарганда Ирек Якупов, Талип Сөләйманов белән Илдар Сөләймановлар бик зур тырышлык куйдылар, – дип уртаклашты Дания Сәйфетдинова. 

– Минем белән саубуллашканда, – дип дәвам итә Сания Хәлим кызы, – Назыйф хәзрәт болай дигән теләген белдергән иде: “Мәчет бушап калмасын, яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде”.  
Назыйф хәзрәтнең әйткән сүз­ләре кабул булыр дигән теләктә калабыз. 

фотоларны Дания Сәйфетдинова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев