Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

“Коля, фуражка кирәк!” яки Тәтеш балыкчылары ничек итеп республика газетасы битләренә эләккәннәр

“Идел кешеләре” – шундый исем астында 1982 елның 3 августында “Авангард” газетасында кечерәк язма басылып чыккан булган.

(Тәтеш, 15 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

Район газетасының вакытлар узу белән саргаеп киткән битендә Тәтешнең балык заводы эшчеләре – Константин Каюров, Валерий Молостов һәм Петр Дубровинның фотолары сурәтләнгән. 

“Бу юлы балык тотымы мул булды. В. Молостов, К. Каюров канәгать. Причал янында озак тукталып тору юк. Бушаттылар да, кабат Иделнең су киңлегенә кереп киттеләр. Капитан П. Дубровин янә җитдиләнде. Елга үзенә ихтирамлы мөнәсәбәтне таләп итә”, – дип яза мәкаләнең авторы.  

Шул көннән алып кырык елдан артык вакыт узган, балыкчылар Константин Каюров белән Валерий Молостов та инде мәрхүмнәр. Шулай да Петр Дубровин 1984 елның август башында Казаннан Тәтешкә килгән журналистны һәм аның балык заводы эшчеләренең гадәти хезмәт көнен аклы-каралы фотога төшерүен яхшы хәтерли. 

– Җиде яшемдә чакта әти мине Иделгә алып барган иде, шулай итеп мин Иделгә йөрүне бары тик пенсиягә чыкканнан соң гына туктаттым. Аннары да әле, беренче вакытларда балык тотарга йөрдем, ә хәзер инде сәламәтлегем какшау сәбәпле бара алмыйм. Әмма Иделдән ерак түгел Долгая Полянада төпләндем. Балык заводында эшләгәндә, өч теп­лоходны рәткә китердем. Берсе янга күтәртеп куйган килеш ике ел торды. Мин аны көйләдем һәм аңарда капитан булдым. Аннары транспорт-кабул итү судносында, суыткычлы сейнерда хезмәт куйдым. Шуннан соң тральчиклар, мотоневодник­лар кайтардылар. Мин аларны үзләштердем. Тралны, ятьмәне тартып чыгаруны, ә аннан стерлядкаларның башлары күренеп торуын хәтерлим әле. Ә вак җәеннәрне хәтта алмый да идек, алар кирәкми дип саналдылар. Тралда эшләгән өч ел эчендә мин әллә нинди балыклар күрдем! Минем территория Долиновкадан алып Камага кадәр иде. Ә сейнерда Яр Чаллыга һәм Казанга балык ташыдым. Катерьда балыкчылардан тотымнарны җыйдым. Газетадагы фотода да нәкъ тә минем катерь сурәтләнгән. 

Фотога төшергән көнне иртә белән мине директор Александр Иванович Матаев чакырып алды. Аның янына кердем, ә анда – Казаннан килгән корреспондент утыра. Аны Беренче май причалында эшләүче бригадир Трофимовка алып барырга кирәк иде. Корреспондент Трофимов белән аралашкач, миңа болай ди: “Син сакал белән штурвал артында матур күренәсең. Әйдә мин сине фотога төшерәм”. Ә миңа нәрсә? Бу күңелгә дә хуш килерлек. Фуражка табарга кирәк иде. Без гадәттә тельняшкадан, фуфайкадан һәм резин итекләрдән эшләдек. Ә фуражканы кайдан алырга? Рацияне кабыздым. Ерак түгел генә Чабаксар метеоры китеп бара иде. Капитанга әйтәм: “Коля, фуражка кирәк!”. Ә ул: “Ухага балык бирәсеңме соң?”. Мин: “Күпме кирәк бирәм”. Ә аның парад фуражкасы бар иде, көндәлектә кия торган түгел. Ул шуны бирде. Моңардан озак көлдек әле. 
Корреспондент мине фотога төшерде, һәм бу сурәтне “Совет Татариясе”ндә бас­тырып чыгардылар. Әлеге газета шул чагында төрмәдә утыручы Тәтеш кешесенең кулына килеп эләккән. Ул иреккә чыккач болай дип сөйләде: “Карыйм, Петр Дубровин! Капитан булган. Гаҗәпләндем”. Республика газетасындагы язманы “Авангард” яңадан бастырып чыкты.    

Район газетасындагы бе­ренче фотода Костантин Каюров белән Валерий Молостов балык тотымын тапшыру вакытында. Алар төрле бригадаларда эшләсәләр дә, фотосурәткә бергәләп төшкәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций