Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Отряд вожатыйлары сорауларга җавап биргәннәр һәм кул эшләнмәләре ясаганнар

2002 елның марты. Нәкъ тә әлеге елның яз ае ахырында балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Бик яхшы отряд вожатые”ның йомгаклау бәйгесе булган.

(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).

“Хезмәт”, ­“Кайгырту”, “Тынычлык”, ­“Белгеч­лек”, ­“Гармония” номинацияләре ­буенча “тир түгәргә” туры ­килде. Кызлар сораулар­га 
җавап бирделәр, җырладылар, биеделәр, кул эшләнәмәләре           ясадылар...”, – дип яза ­“Авангард” газетасы.

“Дуслар, бездә искиткеч вожатый бар” дигән язмадагы фоторәсемдә алты мәктәп укучысы, бәй­ге­дә финалга ­чыгучылар: Сиринә Мингалиева, Юлия Болонкина, Маргарита Дружинина, Алла Пугачева, Эльвира Зимагулова һәм ­Алена Михайлова сурәтләнгән. 

Кызлар үсеп буй җит­кәннәр, һәм алар­ның күбесенең гаиләсе бардыр, дип уйлыйм. Шулай да аларның күпчелеге отряд вожатыйлары бәйгесен хәзер дә хәтерли әле. 

Миңа Маргарита Дружинина белән аралашу насыйп булды. Язма басылып чыккан вакытта ул Тәтештәге 2нче урта мәктәптә 8нче сыйныфта укый торган булган. Шул чакта Маргарита Дружинина, Сиринә Мингалиева һәм Алена Михайлова җиңүчеләр дип ­танылганнар.

Маргарита Дружинина:
– Бәйгечеләрдән Алена Михайлова хәтеремдә калды. Бик актив, максатчан, теләсә нинди төркемдә рух күтәренкелеге өстәүче кыз  иде(2002 елның җәендә аның белән “Аҗаган”ның район этабында инде очрашкан идек). Уеннар, кул астындагы әйберләрдән эшләнәмәләр бәйгесе, иҗади номерлар булды – бәйгедә катнашучыларның барысы да җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Мин шигырь сөйләдем. Һәр бәйгеченең мәктәптән хуп­лау төркеме бар иде. Әлеге бәйгегә мине Елена Николаевна Андреева әзерләде, ул миңа җиңүгә этәргеч ясый алды. Мин сәхнәдә чакта алар безнең мәктәптәге балалар белән залдан миңа көч биреп тордылар. Җиңүләремнең күбесенә Елена Николаевна ярдәмендә ирештем. Аның якты дөньядан иртә китеп баруы, бик аянычлы. Минем оештыручанлык сәләтем балачактан ук башланган иде инде. Без башланыч мәктәптә укыганда ук дус коллектив белән төрле чаралар уздырдык, барлык телевизион уеннарны тормышка ашырдык! Безне нәкъ тә башлангыч сыйныфта эзтабарларга кабул иттеләр. Остазлык шул чакта барлыкка килде дә инде, 5нче сыйныфта мәктәпнең иң яхшы вожатыена беренче бәйге башланды, аннары районныкы һәм хәтта республиканыкы. Минем беренче остазым әни булса да, өлкән сыйныфларда Елена Николаевна Андреева иде. Остазлык белән бер үк вакытта “Аҗаган” хәрби-патриотик уенын да яраттым, шул данлык­лы команданың мин отделение командиры идем: 2001 елдан алып 2004 елга кадәр без, нигездә сыйныфташларымнан торган бердәм коллектив, “Аҗаган”ның барлык этапларында лаеклы чыгыш ясадык. Аннары 5 ел университетта уку, фәнни хезмәт, һөнәри эшчәнлекне фармацевтика белән бәйләдем. Шуннан бирле 20 елга якын вакыт үтте. Мин хәзерге вакытта, нәкъ тә шул үткәндә калган һәм күңелгә якын 2002 елдагы “Аҗаган”да танышкан егет белән гаилә кордым, ә “Авангард” газетасындагы отряд вожатыйлары бәйгесеннән төшерелгән фотография иремнең ядкарь буларак җыеп куелган әйберләре арасында саклана. Бүгенге көндә без 6 яшьлек, 3 яшьлек һәм 8 айлык өч улыбызда ныклык, рухи батырлык, гаделлек, ватанпәрвәрлек тәрбиялибез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев