Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Президент телевизор бүләк иткән

Тәтештә яшәүче Сәйфетдиновлар гаиләсе район елъязмасында үз урынын алып тора.

(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш таңнары” газетасының 2000 елдагы 12 гыйнвар санында­ ­“Күп нәрсәләр йөкли” дип исемләнгән язма ­басылып чыккан булган. 

Анда, ике биттә, Татарстан Республикасының беренче Президенты, хә­зерге дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәһә­ребезгә эшлекле сә­фәр белән килүе турын­да тәфсилләп язылган. Мәртәбәле кунак яңа чакырылыш халык депу­татларының район Сове­тының ­беренче оештырылган сессиясендә, яңа сәүдә базары ачылышында катнашкан, шәһәрдәге бер­ни­чә предприятиедә булган, яңар­тылган хастаханә комплексы белән танышкан.

“М. Ш. Шәймиев бала тудыру бүлегендәге пациент­ларның берсе – Ләйсән Сәйфетдиновага аерым игътибар бүлеп бирде. Безнең Президентны нәрсә кызыксындырды дисезме? Баксаң, яңа ел төнендә Ләйсәннең гаҗәеп матур сабые, хәзер ул 2000 елда Татарстанда беренче булып туган бала исемен йөртү хокукына дәгъва итүче Регинасы якты дөньяга аваз салган. Хастаханә палатасына ТР Президенты үзе һәм районыбыз башлыгы аны котларга кергәч, Ләйсәннең гаҗәпләнүен һәм дулкынлануын күз алдына китерәсездер (тә­тешлеләрнең күбесе бу мизгелләрне республика телевидениесенең “Яңа­лыклар”ында күрде), – дип яза мәкаләнең авторы. – М. Ш. Шәймиев яшь гаиләгә – чит илдә җитештерелгән телевизор, ә П. А. Чекмарев Көньяк микрорайондагы йорттан фатир бүләк итте”.       

Гасырның тәүге сабы­еның әнисен, Ләйсән Сәй­фетдинованы, мин тиз эзләп таптым, чөнки аны шәһәрдәге “Әкият” балалар бакчасында үткәрелгән төрле чараларда берничә тапкыр очратканым булды.  

– Ләйсән Рәшитовна кече тәрбияче булып бездә балалар бакчасы ачылганнан бирле хезмәт куя, – дип сөйли “Әкият” балалар бакчасы мөдире Галина Ибәтуллина. – Ул шундый кодрәтле, җаваплы, игелекле, пөхтә һәм ягымлы. Коллективта аны хөрмәт итәләр. Ата-аналар да, балалар да яраталар.    

– Без 20 ел бергә эшли­без. Ярдәмчел, игелекле ке­ше, – дип тасвирлый Ләй­сән Сәйфетдинованы тәрбияче Ирина Майорова. – Барлык сабыйларны сөенеп каршы ала. Мондый кичерешләр хөкем сөргәндә эшләве дә җиңел. Төрле күңел ачу чараларында һәм бәйрәмнәрдә актив катнаша, аңа таянырга була.

Онытылмас мизгелләр, ул яткан палатага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кергән көн хакында без язма героеның үзе белән искә төшерәбез.     

– Көтелмәгәнчә булды. Миңа ул чакта нибары 22 яшь иде, бик тә дулкын­ландым. Мин­нән интервью алдылар. Минтимер Шәрипович зур телевизор, матур гөлләмә бүләк итте. Беренче гыйн­вар көнне туган сабый һәр җирдә һәм һәрчак беренче булсын, дигән теләкләрен әйттеләр. Гаилә һәм сабый өчен үзенә бер төрле саклау үзенчәлеге буларак, ел символы – гаять зур уенчык Аждаһа бүләк иттеләр, – дип искә төшерә Ләйсән Рәшит кызы. – Ирем Фәрит һәм мин, икебез дә тумышыбыз белән Зур Әтрәч авылыннан. 1999 елда өйләнештек. Тулай торакта яшәдек, шуңа күрә, 2 бүлмәле фатир бүләк иткәч бик шатлан­дык, әлбәттә. Якында гы­на – балалар бакчасында эш тә табылды. “Әкият” Регинаның да икенче йортына әйләнде. Балалар бакчасына илткәндә аңа нибары бер яшь кенә иде, яңа мохиткә тиз күнекте, мин дә янәшәсендә генә идем. Миңа ул чакта, бала тудыру йортында теләк теләгәндә, бер сабый белән тукталып калмаска дигәннәр иде. Барысы да әйтелгәнчә кабул булды: хәзерге вакытта безнең өч балабыз – Регина, Рәсилә, Салават бар.          

Ләйсән Рәшит кызы уртаклашканча, ике бүлмәле фатирда иркен һәм бәхетле яшәгәннәр, балалары яра­ту, үзара аңлау тоеп үс­кәннәр, уллары тугач ата-ана үзләренең хыялларын чынга ашырырга – зур йорт төзергә булганнар. 

Сәйфетдиновлар бүгенге көндә Төньяк микрорайондагы ике катлы мәһабәт йортта яшиләр. ­Регина шә­һәрдәге полиграфия пред­приятиеләренең бер­сендә эшли, Рәсилә бухгалтерлыкка укый, ә алты яшьлек Салават хәзер­дән үк инде мәктәпкә – беренче сыйныфка барырга әзерләнә. 

Регина үзенең Тәтеш районында XXI гасырның тәүге сабые һәм якты дөнь­яга аваз салып, ике бүлмәле фатирга ия булулары, мо­ның белән беррәттән фо­тографлар һәм телекамералар каршында сурәткә төшүләре хакында белә. 

– Әни минем тууым шундый вакыйга белән бәйле булуын – моның га­иләбез горурлыгы икән­леген сөй­­лә­­де. Прези­дент тарафыннан бү­ләк ителгән телевизор, әле­гә кадәр яхшы күрсәтә. Әти белән әни аны авылдагы бабайга бир­деләр. Дәү әтием Таһир аны бик кадерләп тота. Гаять зур Аждаһа һәр­чак минем белән. Элеккеге кебек кочакламыйм әлбәттә, шулай да сыйпап куям – ул минем саклаучым булып тора, – дип әйтә Регина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X