Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Тәтешлеләр ничек итеп моржлар булганнар

Алар “Нептун” клубында шөгыльләнүләре хакындагы хатирәләре белән бик теләп ­уртаклаштылар.

(Тәтеш, 13 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). “Соңгы 2-3 елда шәһәребездә моржларның саны 10 кешегә артты”, – дип яза Зиннур Гобәйдуллин “Авангард” газетасының 1984 елдагы февраль санында басылган “Нептун чакыра” дигән язмада.

“...19 февральдә сәгать 11дә Иделнең елга причалы тирәсендә моржларга багышланган кышкы бәйрәм була, анда Казан, Лениногорски, Әлмәт, Брежнев һәм Тәтештән кышкы суда коенырга яратучылар, Нептун һәм Су анасы катнашачак”, – диелгән 1984 елгы мәкаләдә. Салкын суда коену белән шө­гыль­ләнүче тәтешлеләрнең кайбер­ләрен эзләп табуы әллә ни авыр булмады. Алар “Нептун” клубында шөгыльләнүләре хакындагы хатирәләре белән бик теләп ­уртаклаштылар.

Таһир Адаев армиядә хезмәт итеп кайткач суда коену белән шөгыльләнә башлаган:
–     Кодрәтле чак иде, кемдер футбол, кемдер чаңгы спорты белән шөгыльләнде, ә без балык тоту һәм йөзүне өстенрәк күрдек. Минем хыялым – Иделне аркылы йөзеп чыгу иде, ләкин мин каршы яктагы ярга бераз гына барып җитә алмадым. Бу 70нче еллар башында булды. Салкын суда коену белән без Зиннур Гобәйдуллин һәм педагогия училищесының музыка укытучысы Валера Васятин бергәләп шөгыльләнә башладык. Барысы да уйламаганда башланып китте.

Кайберәүләр безне акылдан язган дип санадылар, чөнки без атнага ике-өч тапкыр Иделгә, иске пристань тирәсенә төшә идек. Андагы кечкенә сарайда чишенеп-киендек. Ачык урында бәкене үзебез ясадык. Безне моржлар буларак кабул итүләре – чын бәйрәм булды.
Ни аяныч, вакытлар узу белән клуб эшләүдән туктады: кемдер китте, кем­неңдер тагын да мөһимрәк эшләре барлыкка килде.

Виктор Демагин бозлы суда 21 яшендә коена башлаган:
– “Нептун”ның җитәкчесе Зиннур Гобәйдуллин иде. Тәтеш моржларының төп өлешен вертолет заводы хезмәт­кәрләре: Альфред Галиев, Таһир Адаев, Владимир Царев һәм башкалар тәшкил итте. Идел янында җыелып, кышын причалда зур бәке ясап коена идек. Ләкин моңа махсус алым буенча, Иделдә, җәй аеннан башлап, теләсә нинди һава торышында әзерләндек. Клуб әгъзаларыннан торган состав үзгәреп торды.

Морж багышлавы причалда узды. Ачык урын чокып ясалды, бераз читтәрәк – тагын берничәсе эшләнелде, ә аларның өсләренә палаткалар куелды. Казаннан килгән республика клубы рәисе Нептун булып киенде, Су аналары да бар иде. Ул зур бәке буйлап йөзеп килеп, палаткага керде, анда яңадан киенде дә тамашачылар янына чыкты. Кешеләр аның чыгуын көттеләр. 

Тамашачылар гомумән дә күп җыела, бөтен причал тула иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан бер кулсыз 70 яшьлек Казан моржын күзәтеп торуы гына да ни тора иде. 
Без Әлмәт, Казан, Лениногорски, Бөгелмәгә еш бардык.

Айрат Габдрахманов “Нептун” клубында өч ел шөгыльләнгән: 
– Зиннур Гобәйдуллин белән күр­шеләр булып яшәдек. Ул клуб оештырып җибәргәч үк, Слава Николаев, Евгений Пигилов белән бергәләп шөгыльләнә башладык. Иделдәге бәкедә, һава торышы нинди булуга да карамастан, атнага өч тапкыр коендык. Моннан тыш, атнага өч тапкыр спортзалда шөгыльләндек. Казанга Бөтенроссия моржлар йөзүенә бардык. Бу онытылмаслык булды!

P. S. Ни аяныч, “Нептун” клубын оештырган Зиннур Гобәйдуллин белән  аралаша алмадык. Без ул яшәгән йортка берничә тапкыр бардык, ләкин хуҗаларны өйдә очрата алмадык.
Хөрмәтле укучылар! Әгәр сез кайчандыр Иделдәге кышкы су коенуның ша­һиты яки “Нептун” клубы әгъзасы бу­лып торгансыз икән, безгә 2-54-95 номеры буенча шалтыратыгыз, хатирәләрегез белән уртаклашыгыз, ә без аларны, һичшиксез, язып ­чыгачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев