Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Урам бәйрәме бик күңелле узган

“Авангард” газетасының 2000 елгы төпләмәсен караганда, 9 августта узган Советлар Союзы Герое Николай Петрович Иванов исемендәге массакүләм бәйрәм турындагы мәгълүматка игътибар иттем.

(Тәтеш, 16 август, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).Бу чара районның 70 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгына багышланган булган.
“Халык беренче тапкыр урам башындагы зур яшел аланга күршеләр арасындагы дуслыкны ныгыту, бер-берсенең кызык­лы биографияләрен ишетү өчен җыелды, – дип укыйбыз узган гасыр газетасыннан. – Иминлек, тынычлык һәм бәхет билгесе буларак, туганлык учагының символик утын кабызу хокукы урамда яшәүче Пахомова Анна Максимовнага бирелде. Әлеге урамда сугыш ­елларында кырда һәм төзелештә ике кеше өчен эшләгән, армый-талмый хезмәтләре белән әлеге дәһ­шәтле сугышта җиңәргә булышкан кешеләр яши. Алар – тыл хезмәтчәннәре А. М. Пахомова, ­Е. С. Пьянова, А. М. Гайнетдинова, Ратниковлар, Ф. А. Роткина, Т. А. Ваньчушкина, З. Я. Курылева, М. Н. Пронина һәм башкалар.

Урамда күп балалы гаи­ләләр дә бар. Любовь һәм Ана­то­лий Кирил­ловларның ике кызы һәм улы, Мария Николаевна Пронинаның алты баласы бар”.

Шуннан бирле  22 ел вакыт узган, һәм без Иванов урамының кайбер кешеләренә бу бәйрәм турындагы хатирәләре белән уртак­ла­шуларын сорап мөрәҗәгать иттек.

Ольга Борисова:
– Бу якты кояшлы көнне һәм барлык вакыйгаларны яхшы хәтерлим, ул вакытта миңа әлеге чарадан репортаж язарга кушылды. Бәйрәм урамның икенче башында үткәрелде, аннан Иделгә могҗизалы күренеш ачыла. Тантанада Иванов урамында яшәүче­ләр генә түгел, аларның туганнары да килгән иде, хәтта башка шәһәрләрдән дә кайтучылар бар иде, күрше урамнарда яшәүчеләр дә катнашты.
Сәхнәдән һәр гаиләгә багышланган җырлар яң­гырады, ә андыйлар кырыктан артык иде. Чирәмдә үк биеделәр, төрле конкурслар үткәрелде. Кызым Алена “Иң яхшы кул эше” бәйгесендә катнашкан өчен Рәхмәт хаты һәм бүләк алды.
Әлбәттә, төп кунаклар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре – беренче рәтләрдә утырдылар. Хәзер, кызганычка каршы, аларның берсе дә исән түгел. Рәсемнәрнең берсендә әнине дә күрдем.
Халык бик күп җыелган иде, барысы да күңел ачты, аралашты, артистларны алкышлады, күңелле булды.
Ә соңыннан халык үзләре алып килгән сый-нигъмәтләр белән өстәлләр әзерләде, һәр гаилә гадәти булмаган ризык алып кил­де, без үзебез ыслаган балык алып барган идек.
Бәйрәмне оештыручылар – район хакимияте, шәһәр Советы, район мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре – бик тырышып әзерләнгәннәр иде.
Хәзер урам яңара. Искеләре урынына яңа йортлар төзелә, аларда яшь гаиләләр яши. Бик озакка сузылмаган тынлыктан соң яңадан балалар тавышы яңгырый. Тормыш дәвам итә…

Николай Волков:
– Без бу урамда 1984 елдан бирле яшибез. Урам бәйрәме хәтеремдә, бөтен гаиләбез белән бардык, бик җанлы, күңелле булды. Балалар белән конкурс­ка бөкеләрдән келәмнәр ясадык, моның өчен безгә савыт-саба бүләк иттеләр. Бу көнне безгә “Үрнәк йорт” табличкасы да тапшырдылар, әлегә кадәр бөтен җиребезне тәртиптә тотарга тырышабыз. Ә соңрак безнең йортка Советлар Союзы Герое Николай Петрович Иванов хөрмәтенә  табличка беркеттеләр. Бу урамда яшәвебезгә без бик шат.
 

Зөһрә Баһаветдинова:
– Бәйрәм бик матур, концерт яхшы булды, барысы да чыгыш ясады, күрше урамнардан килделәр, күңелле булды. Кешеләр алып килгән пироглар һәм башка сый-нигъмәтләр белән чәй эчтек.

Валентина Исакова (Пронина):
– Хәзер Мин Түбән Вартада яшим, физкультура укытучысы булып эшлим, әмма ел саен туган ягыма, хәзер инде онык­ларым белән, кайтам. Урам бәй­рәмендә була алмадым, чөнки кечкенә балалар белән утырдым. Әмма әниемнең сөйләве буенча, бәйрәм бик зур булуын беләм. Ул тулы тәэсирләр белән кайтты, аңа, безнең урамдагы иң күп балалы гаи­лә буларак, истәлекле бүләкләр тапшырганнар иде.
Әти-әниләребез хәзер юк инде, әмма алар турындагы хатирәләр һәр­чак минем белән, чөнки без җәй көне балачагыбыз үткән өйгә кайтабыз, биредә туганнарыбыз күп, яраткан Иванов урамында якын дусларым да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X